«Новости регионов России» РМА – Россия Федерациясе субъектларының стратегик үсеше порталы

2020 елның 1 мае, җомга

Россия Федерациясе Президентының «2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе Төбәк үсеше дәүләт сәясәте нигезләрен раслау турында»гы указында билгеләнгән барлык тармакларда һәм тормыш өлкәләрендә Россия төбәкләрендәге халыкларга ярдәм күрсәтү алымнарын камилләштерү мәсьәләләрендә РФ субъектларының дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру тенденцияләре турында киң даирә җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирү бурычларына таянып, «Новости России» мәгълүмат агентлыгы һәм «Экономическая политика России» журналы редакциясе «Новости регионов России» РМА дигән төбәк яңалыклар агентлыгын оештыра: https://regioninformburo.ru/

Әлеге түләүсез мәгълүмат ресурсының максаты Россия гражданнары өчен территорияләрне социаль-икътисадый һәм инвестицияле үстерү, аларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итү һәм бәя кую стратегияләрен эшләү, эшкуарлык һәм куллану базарын үстерү, торак төзелеше һәм шәһәр төзелеше, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасын яңарту, агросәнәгать комплексы, ТКХ, ягулык-энергетика комплексы һәм экологик иминлекне камилләштерү, ветеринария эшчәнлеген һәм лицензия контролен гамәлгә ашыру, сатып алулар һәм тарифларны җайга салу, хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу, азык-төлек куркынычсызлыгын, табигый, мәдәни, спорт-туризм, фәнни-белем бирү потенциалын ныгыту, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, ГХАТ органнары һәм нотариат, медицина ярдәме хезмәтләреннән файдалана алу дәрәҗәсен арттыру, граждани, хокукый һәм Россия Федерациясе халкын социаль яклау органнары белән хезмәттәшлек итү эшендә оператив рәвештә мәгълүмат урнаштырудан гыйбарәт. Мөһим яңалыкларны бушлай урнаштыру формасы —  https://regioninformburo.ru/add-news/. Өстәмә мәгълүмат түбәндәге адрес буенча –https://regioninformburo.ru/society/portal-strategicheskogo-razvitiya-subektov-rossijskoj-federaczii-ria-novosti-regionov-rossii/.

«Новости регионов России» РМА төбәк мәгълүмат агентлыгын  https://regioninformburo.ru/ формалаштыруда катнашучылар: федераль, төбәк һәм муниципаль дәүләт идарәсе органнары, шулай ук, 2014 елның 27 маендагы 136-ФЗ номерлы федераль закон өстәмәләрен исәпкә алып, барлык төр муниципаль берәмлекләрнең (авыл җирлеге, шәһәр җирлеге, муниципаль район, шәһәр округы, федераль әһәмияттәге шәһәрнең шәһәр эче территориясе, эчке бүленеше булган шәһәр округы, шәһәр эчендәге район) учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре. «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалануны тәэмин итү хакында» 2009 елның 9 февралендәге 8-ФЗ номерлы федераль закон, шулай ук алар эшчәнлеген мәгълүмати ачык булу ягыннан регламентлаштыручы башка норматив-хокукый актлар нигезендә һәм халыкка ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган программаларга карата төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият эшчәнлеген яктырту максатларында РФ субъектлары башкарма хакимият органнары һәм муниципаль берәмлекләренең актуаль материаллары  https://regioninformburo.ru/category/society/ бүлегендә тупланачак.

Әлеге түләүсез ресурсның эшләве Россия Федерациясе Конституциясе һәм федераль законнар нигезендә илнең бөтен территориясендә гражданнарның икътисадый, сәяси һәм социаль хокукларын гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләр тудыру, аларның тормыш сыйфатын күтәрү, төбәкләрнең тотрыклы икътисадый үсешен һәм фәнни-технологик үсешен тәэмин итү, Россия Федерациясе субъектларының һәм муниципаль берәмлекләрнең баланслы һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеше нигезендә дөнья базарларында РФ икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрү, шулай ук халыкны төбәк һәм җирле мәсьәләләрне хәл итүгә максималь рәвештә җәлеп итүгә мәгълүмати ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

ПОРТАЛНЫҢ ТӨП ПЕРСПЕКТИВАЛЫ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ – РФ субъектлары һәм муниципаль берәмлекләр башкарма хакимияте органнарының эштәге план чараларын мәгълүмати яктан тәэмин итү:

1. Россия Федерациясе икътисадының һәм социаль өлкәнең пространстволы үсешен инфраструктура белән тәэмин итү эшендә;

2. Төбәк һәм җирле дәрәҗәләрдә икътисадның дәүләтнеке булмаган секторына хосусый инвестицияләрне җәлеп итү эшендә;

3. Эчке һәм тышкы миграцияне җайга салу механизмнарын камилләштерү өлешендә;

4. Россия Федерациясе субъектларын һәм муниципаль берәмлекләрне үз икътисадый потенциалларын арттыруга стимуллаштыру механизмнарын камилләштерү өлкәсендә;

5. Төрле төбәкләрдә, шулай ук шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарының тормыш дәрәҗәсендә һәм сыйфатында аермаларны кыскарту эшендә;

6. Төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешендәге аерманы киметү өлешендә;

7.  Россия Федерациясенең барлык торак территорияләренең инфраструктура белән тәэмин ителешенең кирәкле дәрәҗәсенә ирешү өлкәсендә;

8.  Урбанизация процессының алга таба үсеше, аерым алганда, икътисадый үсешне, технологик үсешне, инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлекне һәм дөнья базарларында, Россия икътисадының конкуренциягә сәләтлелеген тәэмин итү өчен кирәкле шартлар буларак, эре шәһәр агломерацияләрен үстерү эшендә;

9. Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегеннән халыкның канәгать булу дәрәҗәсен күтәрү өлешендә;

10. Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен нәтиҗәле башкаруны оештыру эшендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International