Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров җитәкчелегендәге 14 нче эшче төркем утырышы узды. Чара видеоконференцэлемтә режимында узды.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский катнашты.
Утырыш барышында «Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад» Россия Федерациясе дәүләт программасын, «2016-2020 елларга һәм 2030 елга кадәр чорга атом-төш һәм радиация куркынычсызлыгын тәэмин итү» федераль максатчан программасын гамәлгә ашыруда катнашу кысаларында 2020 елның дүрт аенда республика икътисадына федераль акча җәлеп итү турында мәгълүматлар җиткерелде, шулай ук «Экология һәм мәдәният», «Алдынгы сәнәгать», «ИнноКам» территориаль аерымланган инновация-җитештерү үзәген оештыру концепциясе проектларын һәм чараларын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алышынды.