Татарстан эшкуарлары автомобиль бизнесын кризис шартларына җайлаштыра алачак

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

2020 елның 30 нчы апрелендә Татарстандагы автомобиль эше вәкилләре өчен «Краш-тест: автомобиль өлкәсендә кризис» темасына онлайн-дәрес узачак. Дәреснең спикерлары булып автосалон һәм техник хезмәт күрсәтү сервислары хуҗалары чыгыш ясаячак. Вебинар республика эшкуарлары өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләтеп җибәрелгән «Фабрика PRO: Антикризис» бушлай курсы кысаларында узачак.

2020 елда дөньяда җиңел автомобильләр сату дәрәҗәсе 23%ка кимергә мөмкин. Коронавирус пандемиясенең глобаль таралуы һәм карантин чаралары транспортка булган ихтыяҗны киметте һәм автомобиль хезмәтләренең тиешле өлкәләре ябылуга китерде. 

Онлайн-дәрес эшкуарларга хәзерге шартларда автобазарда барлыкка килгән вәзгыятькә ярашлы яңа хезмәтләр һәм сервислар оештыруга мөмкинлекләр ачачак. Дәрес спикерлары кайсы бизнес-модельләрнең кризиска каршы тотрыклы булып чыгуы турында әйтәчәк, шулай ук бу кризисны ничек җиңәргә һәм 2020 елда аның бизнес өчен нинди потенциал ачуы турында сөйләячәк.

​Спикерлар:

- Абделнасыйров Руслан Мәүлетдин улы - «Автосеть.РФ» федераль автосалоннар челтәре милекчесе;

- Шубин Сергей Андреевич - эшкуар, «АвтоЛига» автосервислары челтәре хуҗасы;

- Илья Ушаев - РФ «Форсаж» буенча Автоподбор оештыручы.

Трансляция 15:00 сәгатьтә башлана.

Конференциядә катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International