Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 нче апрелендәге 326 номерлы карары белән расланган «Азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү» чарасы буенча гаризалар кабул ителә башлавы хакында хәбәр итә.
Әлеге чара ярдәмендә 2020 елның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәрге чорда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына азык-төлек продуктлары һәм ризык китерүгә бәйле хезмәтләр өчен түләүгә (комиссияләргә) бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү күздә тотыла.
Субсидия алу өчен азык-төлек продуктлары һәм ризык китерү сервисларында товарлар, хезмәт күрсәтүләр урнаштыру турында түбәндәге таләпләргә туры килә торган килешү булырга тиеш:
- тәэминатчылар саны – кимендә 1000 берәмлек;
- шәхси яки җәлеп ителгән тәэминат хезмәтенә ия булу;
- комиссиянең заказ суммасының 35 процентыннан артмавы.
Гаризалар «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ тарафыннан 2020 елның 30 нчы апреленнән, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.