Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, Россия Инновация төбәкләре ассоциациясе әгъзалары белән видеконференция элемтәсе ярдәмендә киңәшмә узды. Киңәшмәнең көн тәртибе коронавирус йогышы таралуның тискәре икътисадый нәтиҗәләрен бетерү өчен төбәкләр икътисадына дәүләт ярдәме чараларын эшләү һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Исегезгә төшерик, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, уртак социаль-икътисадый проектларны алга таба этәрү, шулай ук федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү максатында РФ субъектларының үзара хезмәттәшлеге өчен мәйдан булып тора. 2010 елдан башлап, Татарстан әлеге Ассоциациянең даими әгъзасы булып тора, аның Советы Рәисе итеп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән, ә Ассоциация эшчәнлеген оештыру-техник яктан тәэмин итү өчен ТР Икътисад министрлыгы җавап бирә. Оешмага 17 РФ субъекты керә, киңәшмәдә аларның башлыклары катнашты. Бүген Калуга, Томск, Ульяновск өлкәләре, Саха Республикасы губернаторлары һәм губернаторларның урынбасарлары докладлар белән чыгыш ясады.
Төбәкләрдәге җитәкчеләр субъектлар территорияләрендә кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, алар арасында – Калуга өлкәсендә кунакханә бизнесына һәм туризмына ярдәм итү, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы кредитлар бирү; Томск өлкәсендә хосусый коммерцияле күчемсез милеккә ярдәм итү һәм коронавирус йогышы таралуның тискәре нәтиҗәләрен бетерү өлкәсендә актуаль санлы чишелешләр; Ульяновск өлкәсендә мөлкәткә салым буенча ташламалар бирү; Саха (Якутия) республикасында бизнеска өстәмә салым ташламалары бирү һәм кредитлар һәм лизинг буенча процент ставкаларын субсидияләү.
Аерым алганда, Татарстанда тиешле чаралар планы расланган, аның нигезендә төп товарларга көн саен мониторинг үткәрелә, хезмәт базарына оператив мониторинг үткәрелә, аеруча зыян күргән эшчәнлек төрләренә кертелгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен ярдәм программалары комплексы әзерләнгән. Шуның белән беррәттән, зыян күргән тармакларның федераль исемлегенә эләкмәгән предприятиеләргә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ярдәм чаралары әзерләнде, әлеге ярдәм чаралары арасында: 1 процент белән ташламалы микрозайм, кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү, заем акчаларын җәлеп итү өчен поручительлек һәм азык-төлек хезмәтләре өчен түләү буенча җәмәгать туклануы өлкәсендә кече бизнес чыгымнарын субсидияләү.
Шулай ук икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон инициативаларын үз вакытында кабул итү кирәклеге хакында да ассызыклады. Хәзерге вакытта Татарстанда шундый 5 территория бар, анда 75 резидент үз эшчәнлеген алып бара, алар 13 млрд.сумга якын инвестиция гамәлгә ашырылган һәм 5700 яңа эш урыны булдырган. Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп узганча, территорияләрдә гамәлдә булган иминият кертемнәре преференцияләрен саклау һәм ярдәм итүнең яңа механизмнарын булдыру кирәк.
Киңәшмәдә катнашучылар аеруча кирәкле федераль ярдәм чаралары буенча уртак тәкъдимнәр эшләде. Алар арасында бердәм керемгә бердәм салымның гамәлдә булу вакытын озынайту, юридик затларны кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кертү таләпләрен үзгәртү, даруханә продукциясен маркировкалауны гамәлгә кертүне кичектереп тору, иң зыян күргән тармакларда минималь хезмәт хакы күләмен түләүне тәэмин итү һәм автомобиль сәнәгатенә ярдәм итү чараларын күрсәтү зарурилыгын билгеләп үттеләр.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча төбәкләрдә аеруча актуаль һәм кирәкле федераль ярдәм чаралары исемлеген формалаштыру һәм аларны Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карауга җибәрү турында карар кабул ителде.