Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү планын гамәлгә ашыру кысаларында көн саен уздырыла торган видео-элемтә режимында киңәшмә уздырды. Нурлат, Сарман һәм Тәтеш районнары башлыклары эшче төркемгә үз хисапларын тәкъдим итте. Муниципалитетларда бизнес-бергәлек белән өзлексез эш оештырылган, эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында оператив мәгълүмат җиткерү өчен банк вәкилләре белән очрашулар үткәрелә.
Бүген яңа коронавирус инфекциясе таралудан аеруча зыян күргән республика эшкуарлары банк продуктларыннан файдалана ала – хезмәткәрләргә эш хакы түләү өчен процентсыз кредит алу, шулай ук кредитларны реструктурлаштыру яки ярты елга кредит каникуллары бирү өчен банкка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар.
Эшкуарларга уңайлы булсын өчен, банклар тарафыннан ташламалы хезмәтләр күрсәтү өлешендә, районнарда кредит оешмалары вәкилләре белән онлайн-очрашулар үткәрелә. Очрашулар ачык диалог форматында уза, анда эшкуарлар теге яки бу ярдәмне алу өчен кирәкле документлар пакетына, шулай ук үз өлкәләренә туры килә торган ташламалы продукт турында мәгълүмат ала.
Әйтик, Нурлат районындагы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан займнарны реструктурлаштыру буенча «Сбербанк» ГАҖ адресына 13 гариза җибәрелгән. Тәтеш районында компанияләрнең әйләнештәге акчаларын тулыландыру турындагы гаризалар – банк карамагында.
Үз чиратында, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм бизнес өчен ТКХ хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге экспертлар катнашында, Сарман районындагы эшкуарлар белән онлайн-очрашулар оештырылган. Видеокиңәшмә кысаларында карантин чаралар вакытында кулланылган электр энергиясе өчен түләүнең кимүе турында да фикер алыштылар, район территориясендә урнашкан күпләп сату складларыннан беренче чиратта кирәкле товарларга аларны биреп җибәрү бәяләре мәсьәләсе контрольгә алынган.
Тәтеш районында җәмәгать туклануы сегментында, эш сәләтен һәм мәшгульлеген саклап калу өчен, 3 туклану оешмасы китереп бирү тәртибендә эшләргә керешкән, ә Нурлат районында 15 компания әзер ризыкларны курьерлар ярдәмендә җиткерүне оештырган. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән берлектә, нәтиҗәле курьерлык челтәрен формалаштыруга һәм пандемия шартларында минималь чыгымнар белән китереп бирү хезмәтен оештыруга юнәлдерелгән бизнес өчен берничә вебинар-уку үткәргән иде.