Татарстан РФ субъектлары арасында төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 6 нчы урында тора

2020 елның 13 марты, җомга

2019 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме буенча Татарстан РФ субъектлары арасында 6 нчы урынга чыккан. Росстат мәгълүматларына караганда, төп капиталга инвестицияләрнең иң зур күләме Мәскәүдә (2 856,9 млрд.сум), Мәскәү өлкәсендә (1 044,9 млрд.сум), Ханты-Манси автономияле округында (953,5 млрд.сум), Ямал-Ненец автономияле округында (864,9 млрд.сум), Санкт-Петербургта (690,7 млрд.сум) теркәлгән.

2019 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга Татарстан инвестицияләренең күләме 640,8 млрд.сум тәшкил иткән (2018 елда – 629,7 млрд.сум). Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округы субъектлары арасында алдынгы урында тора.

2019 елда төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләмендә предприятиеләр һәм оешмаларның үз акчалары өлеше 64% тәшкил итте, җәлеп ителгән акчаларның чагыштырма күләме – 36%. Бюджетка җәлеп ителгән акчалар – 13,7%, банк кредитлары – 7,4%, оешма һәм халыкның өлешле төзелешкә юнәлтелгән акчалары – төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләмендә 1,4%.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International