Кичә Татарстан Республикасы Чүпрәле районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча зона киңәшмәсе узды. Киңәшмә кысаларында ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин урыннарда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәменең төп формалары турында сөйләде.
Бүгенге көндә республикадагы кече һәм урта эшкуарлык секторында 159,3 мең субъект үз эшчәнлеген алып бара. Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә мәшгуль кешеләр саны – 591,4 мең (үзмәшгульләрне дә исәпкә алып). Татарстан Республикасы 2019 елдан башлап «Һөнәри керемгә салым» дигән махсус салым режимын кертү буенча яки үзмәшгульләр өчен салым режимы дип атала торган сынау проектында катнаша. Хәзерге вакытта салым органнары мәгълүматлары буенча республикада 58,1 меңнән артык кеше, шулай ук Татарстан Республикасын үзләренең эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру урыны итеп сайлаган башка төбәкләрдән 6.5 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән.
«Салым экспериментының төп максаты – бюджетка өстәмә керем эзләү түгел, ә яңа технологияләр һәм салым түләүчедә дәүләткә карата ышаныч хисабына кешеләрне, салым түләүчеләрне дәүләт һәм шәхси клиентлар белән үзара легаль мөнәсәбәтләргә җәлеп итү», – дип ассызыклады Рөстәм Сибгатуллин.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта эшкуарларга дәүләт ярдәменең финанс чаралары аеруча кирәк. Мондыйларга микрозаймнар керә, 2019 елда 934,6 млн.сумлык 399 микрозайм бирелгән. Республиканың кече һәм урта эшкуарлык субъектларына микрозаймнарны «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» бирә. Татарстан эшкуарлары, елына 5% ставкасы белән, 3 елга кадәр 100 меңнән 5 млн.сумга кадәр микрозайм алырга мөмкин.
Кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итүдә популяр финанс чараларының тагын берсе – Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге. 2019 елда 274 поручительлек бирелгән, гомуми суммасы – 1,5 млрд. сум, нәтиҗәдә субъектларга 5,5 млрд.сумга заем финансларын җәлеп итү мөмкин булган. Эшкуарлар кредитлар, займнар һәм лизинг буенча залог белән җитәрлек дәрәәдә тәэмин ителмәгән очракта әлеге ярдәм чарасыннан файдалана. Татарстан Республикасы Гарантия фонды стандарт продуктлар буенча – 30,0 млн.сумга кадәр һәм «Согарантия» буенча 50,0 млн. сумга кадәр җаваплылыкны үз өстенә ала. Поручительлек өлеше заемчы йөкләмәләренең 50% кадәр өлешен тәшкил итә, авылда эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм эшкуарлар йөкләмәләренең – 70% кадәр.
Шулай ук узган ел Россия Федерациясендә ташламалы лизинг программасы буенча 26 проект финансланган – 738,1 млн.сум, шул исәптән 10 Татарстан проекты – 428,8 млн.сум. Төбәк лизинг компаниясе шартлары буенча еллык процент ставкасы 6% башлана, финанслау суммасы: 2,5 млн.сумнан 200 млн.сумга кадәр.
Эшкуарларга ярдәм итүнең яңа чарасы – кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү. Программа шартлары нигезендә, 2019 елда бер алучыга субсидия күләме, категориясенә карап, елына 10,0 млн.сумга кадәр тәшкил итә. Компенсацияләнә торган ставка елына 14,13% артык була алмый. 2019 ел нәтиҗәләре буенча, октябрь аеннан башлап, 57 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 130,3 млн.сумлык субсидия алган.
Республикада экспорт юнәлешле КУЭ субъектларына ярдәм итү актив гамәлгә ашырыла. 2019 елда план буенча 90 компания булырга тиеш булса, экспортка 94 чыгарылган, 24,19 млн.долларга экспорт контрактлары төзелгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экспортка чыгарылган компанияләрнең гомуми исәбендә 2 оешма – Чүпрәле һәм Зеленодольск муниципаль районнарыннан, 1 компания – Кама Тамагы муниципаль районыннан. Узган ел әлеге районнар аеруча актив булган һәм эшкуарларның экспорт эшчәнлегенә җәлеп ителүенең югары дәрәҗәсен күрсәткән. Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Тәтеш муниципаль районнарында чит ил базарларына чыгу белән кызыксынучы КУЭ субъектларының активлыгы зур түгел. Спас районы эшкуарлары узган ел ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән.
Республиканың экспорт юнәлешле кече һәм урта предприятиеләренә ярдәм итүнең төп институты – Экспортка ярдәм үзәге. Үзәк бер тәрәзә режимында тышкы икътисадый эшчәнлекнең барлык этапларында КУЭ субъектларына комплекслы ярдәм күрсәтә.
Моннан тыш, республиканың һәр районында «Минем бизнес» үзәгенең төбәк вәкилләре эшли. Алар ярдәме белән, районнан читкә чыкмыйча гына, Татарстанда күрсәтелә торган барлык ярдәм чаралары турында кирәкле консультацияне алырга мөмкин.
Эшкуарларга аренда түләве буенча ташламалы ставкалар белән мөлкәт ярдәме дә күрсәтелә. Мондый мөлкәт исемлеге барлык муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында расланган. Хәзерге вакытта әлеге реестрларга күчемле һәм күчемсез 785 милек объекты кертелгән.
Эшкуарлар өчен Дәүләт заказы агентлыгы базасында кече күләмле электрон сатып алулар порталыннан торган биржа мәйданчыгы булдырылган. Ресурс ярдәмендә гавами сатулар аша: заказчыларга – сыйфатлы продукция сатып алырга, ә бизнеска – элек бердәнбер тәэминатчы белән генә төзелә торган бюджет оешмалары контрактларыннан файдалану мөмкинлеге барлыкка килә.
Яңа җитештерүләр һәм эш урыннары булдыру, шулай ук җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү максатында, Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне базарга чыгару системасын кертү турында Татарстан Республикасы Президенты указы кабул ителде. Система ТР Дәүләт заказы агентлыгының федераль сәүдә мәйданчыгы базасында булдырылган. Киләчәктә система җитештерүне үстерергә, яңа эш урыннары һәм җирле җитештерүчеләр белән кооперация чылбырларын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, узган ел мәйданчыкта республиканың 413 предприятиесе теркәлгән, кече бизнес өчен – 205 предприятие заказлар урнаштырган. Система производстволарны локальләштерүне, сатып алулар вакытында конкуренцияне үстерүне тәэмин итәчәк, аларны ачык итеп ясый.
Чыгышы ахырында Рөстәм Сибгатуллин бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренә «ФАСТРЕК» порталы эше турында сөйләде. Портал ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан «бердәм тәрәзә» форматында эшкуарларның финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларыннан файдалана алуын гадиләштерү өчен эшләнгән. Куллану өчен уңайлы сервис үзенең онлайн-мәйданчыгында республикадагы КУЭ субъектларына ярдәм итү буенча барлык тәкъдимнәрне берләштергән. Сервистан файдаланучылар саны 10,3 меңнән артып киткән инде, 248 КУЭ субъекты портал аша ярдәм чараларын алу өчен гариза тапшырган. Нигездә, болар микрозаймнар алу, җир кишәрлекләрен арендалау, Бердәм кредит бирү үзәге хезмәтләреннән файдалану турында гаризалар.