Ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсына гаризалар кабул итү вакыты озайтылды

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Бизнес-бергәлек вәкилләренең үтенече буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Эшкуарлыкка ярдәм фонды ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» конкурсына гаризалар тапшыру вакытын 2020 елның 17 мартына кадәр озайта. Үз чиратында, ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсын бүләкләү тантанасы 27 мартта булачак.

Исегезгә төшерәбез, конкурс кече һәм урта эшкуарлык субъектлары арасында экспорт эшчәнлеге лидерларын ачыклау, шулай ук тышкы икътисадый эшчәнлекнең иң яхшы тәҗрибәсен һәм практикасын алга этәрү буенча республика инициативасын тәкъдим итә.

Конкурста катнашу өчен Татарстан бизнесменнары чакырыла, алар экспорт тәҗрибәсе белән расланган, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары реестрына кертелгән булырга тиеш. Конкурс 11 номинация буенча узачак, һәр конкурсант-предприятие бердән артык номинациядә катнаша алмый.

Конкурста катнашу өчен гариза бирергә, шулай ук үткәрү кагыйдәләре белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International