Иртәгә Казанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча семинар-уку булачак

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Иртәгә Казанда «Илкүләм проектлар. Нәрсәне белү мөһим?» темасы буенча семинар форматында кыска вакытлы укулар булачак. Чара Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узачак.

Анда Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре катнашачак.

Укуларны, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты ярдәме белән, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы белгечләре үткәрәчәк.

Чара дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында илкүләм проектларны популярлаштыруга, аларның илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча хәбәрдарлыгын арттыруга һәм бу процесска җәлеп ителүенә юнәлдерелгән.

Икътисад, социаль өлкә һәм, барыннан да элек, Татарстан Республикасында кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен әһәмиятле булган төбәк илкүләм проектларын гамәлгә ашыру эше Россия Федерациясе Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» 2018 елның 7 маендагы 204 номерлы указын гамәлгә ашыру максатларында алып барыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International