Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов геодезия һәм картография хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 8 марты, якшәмбе

Хөрмәтле геодезия һәм картография хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүген үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен икътисадның барлык тармакларын кирәкле картографик һәм геодезик материаллар белән тәэмин итүчеләр, яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен нигез салучылар билгеләп үтә. Яңа территорияләрне үзләштерү, социаль әһәмияткә ия объектларны проектлау һәм төзү нәкъ менә югары төгәллекле геодезия үлчәмнәреннән башлана.

Традицияләрне саклап һәм дәвам иттереп, төбәк картографиясе һәм геодезиясенең бай тәҗрибәсен кулланып, инновацияле технологияләр кертеп, тармак белгечләре Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертә һәм республика алдында яңа перспективалар ача.

Бу бәйрәм көнендә тармак хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, уңышлы эш, яңа идеяләрнең тормышка ашуын, бәхет, иминлек һәм игелек телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International