Президент программасы буенча укуга документлар кабул итү 25 февральгә кадәр озайтылды

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда Идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында 2019/2020 уку елында (Президент программасы) укырга кандидатлар сайлау игълан ителде.

Белем түбәндәге юнәлешләр буенча биреләчәк: «Менеджмент», «Финанс менеджменты», «Инновация менеджменты».

Конкурста катнашу өчен документлар 2020 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә.

Белем бирү буенча сайлап алуда катнашу өчен төп таләпләр:

- 50 яшькә җитмәгән булу (хуплана);

- югары белем;

- кимендә 5 еллык гомуми эш стажы;

- идарә вазыйфаларында 2 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе;

- эш бирүче яки башка вәкаләтле орган тарафыннан хупланган оешманы, эшчәнлек өлкәсен үстерү концепциясе (индивидуаль проект биреме нигезендә проект идеясе) булган оешманы үстерү проектын гамәлгә ашыруда катнашу.

Конкурс нигезендә сайлап алу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән теркәлгән файлда танышырга мөмкин.

 

Белешмәләр өчен телефон: (843) 236-17-20, +79178705580.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International