Икътисад министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча семинар узды

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру» темасына семинар узды.

Чараны икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы прокуратурасының коррупциягә каршы көрәш турында законнар үтәлешен күзәтү бүлегенең өлкән прокуроры Роберт Вәлитов үткәрде.

Семинар ачылышында Айрат Шәмсиев керемнәр турында мәгълүмат тапшыру өлешендә дә коррупциягә каршы законнарның таләпләрен үтәү мөһимлеген билгеләп үтте.

Семинар барышында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең җитәкчеләренә һәм граждан хезмәткәрләренә Керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүматлар тапшыру мәсьәләләре хакында методик тәкъдимнәрдәге һәм 2020 елда (2019 хисап елы өчен) белешмәнең тиешле формасын тутыру буенча төп яңалыкларны җиткерделәр, шулай ук мәгълүматлар тапшырганда еш очрый торган хаталар турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International