«Старт-2» бәйгесенең «ИДЕЯ-1000» стартап-программасы буенча сайлап алу турының икенче этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү 6 мартка кадәр дәвам итәчәк. Бәйгедә күп дигәндә 6 проект җиңүче буларак каралырга мөмкин. Әлеге проектларны финанслау өчен Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондында 3 млн. сум күләмендә финанслар билгеләнгән.
Бәйгедә IT - mobility (маркетплейс, яңа медиа технологияләр, сәнәгать чишелешләре, белем бирү технологияләре);
Сәнәгать интернеты (Интернет әйберләр, программа белән тәэмин итү, җитештерү предприятиеләрен цифрлаштыру);
Яңа приборлар һәм аппарат комплекслары (дроннар, сәнәгать робототехникасы) юнәлешләре буенча катнашырга мөмкин.
Катнашучыларга «Старт-2» бәйгесе белән бер үк вакытта Пульсар Венчур Кэпитал акселерациясе программасына гариза бирү һәм бер проектка 3 млн. сумга кадәр инвестиция кертүгә дәгъва кылу мөмкинлеге бирелә.
«Старт-2» бәйгесенә 2020 елның 17 апрелендә Россия венчур форумы кысаларында йомгак ясалачак. Гаризаны https://russianventureforum.ru/registration/startup/start2/ сайтында калдырырга мөмкин
Белешмә өчен:
Россия венчур форумы – дискуссияләр һәм сөйләшүләр алып бару өчен иң эре халыкара платформа – венчур тармагында Россия һәм чит ил катнашучыларының очрашу урыны. Форум ул – яңа партнерлар һәм клиентлар эзләүчеләр өчен, бизнесның киләчәк үсешендә фундаментны ничек салырга кирәклеген белүчеләр, тармакның әйдәп баручы экспертлары белән инвестициягә өлеш кертү мөмкинлеген эзләүчеләр, инвестицияләүдә перспективалы тармакларны беренчеләрдән булып белүчеләр өчен уникаль платформа.
15 ел эчендә Россия венчур форумы Инвестиция бергәлеге өчен халыкара конгресс мәйданчыгы һәм питч-сессияләр, хакатоннар һәм bootcamp югары технологияле проектлар өчен StartupExpo уникаль мәйданчык буларак карала торган бер-берсенә тиңнәр булмаган ике аралашу мәйданчыгына әйләнде.
Чара бу елда 16-17 апрель көннәрендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «РВК» акционерлык җәмгыяте, РАВИ, АСИ, Татарстан Республикасы ИТ-паркы, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды, НАБА, СКОЛКОВО, International Venture Club, GTS, TECHTOUR ярдәме белән узачак.