Бизнес өчен Wildberries платформасы белән эшләү буенча соңгы бушлай вебинар

2020 елның 14 феврале, җомга

17 февральдә бизнес өчен Wildberries платформасы белән эшләү буенча бушлай өйрәтә торган вебинар сериясенең соңгысы узачак.

Әлеге чарада сез:

- цифрлы платформаның бизнес өчен нинди мөмкинлекләр бирүен;

- интернет-кибетнең нинди принциплар буенча эшләвен һәм хезмәттәшлекнең нинди өстенлекләре булуын;

- Wildberries товарлары белән тәэмин итүче буларак ничек теркәлергә кирәклеген һәм тәэмин итүчеләр порталы белән ничек эшләргә икәнлеген;

- маркетинг инструментларын үзең өчен файдалы итеп ничек кулланырга кирәклеген;

- шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фондыннан эшкуарлыкны үстерү өчен ничек процентсыз займ алырга кирәклеген белерсез.

Чара 17 февральдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә үткәрелә.

Катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк:

https://streams.wildberries.ru/welcome/monogoroda

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International