Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 2021 елда микрозаймнарның агымдагы килешүләре буенча ставканы ике тапкырга киметә алачак

2020 елның 14 феврале, җомга

Элек дәүләт ярдәме чаралары сыйфатында микрозаймнар алган һәм акча кулланган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары, шул исәптән яңа эш урыннары булдыру өчен, 2021 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды белән процент ставкасын ике тапкырга киметү турында килешү төзи алачак. Бурыч гамәлдәге микрозайм килешүендә каралган калган вакыт аралыгында киметеләчәк.

Микрофинанслау элеккечә үк кече һәм урта эшкуарлыкка финанс ягыннан дәүләт ярдәменең иң популяр чараларының берсе булып тора. 2019 елда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына гомуми күләме 934,6 млн сумлык микрозаймнар бирелгән булса, 2018 елда исә бу сумма 381 млн сум тәшкил иткән. Татарстан эшкуарлары арасында иң киң таралган «Стандарт» программасы буенча процент ставкасы 7,5%, эшкуарларның аерым ташламага ия категорияләре өчен бу көнгә Үзәк банкның төп ставкасы 6%, ә махсус программаларда катнашучылар өчен 5% тәшкил итә.

Алга таба процент ставкасын киметү өчен бизнес җитәкчесенә яки аның законлы вәкиленә микрозайм бирү буенча гамәлдәге килешүгә өстәмә килешү төзетү өчен Эшкуарлыкка ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шунысын да билгеләп үтик, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 2,5 млн сумга кадәр микрозаймнар алган булса һәм үз компанияләренә кимендә бер кешене эшкә урнаштырса, өстәмә килешү кысаларында түбән ставкага дәгъва кыла алалар. Микрозайм суммасы 2,5 млн сумнан арткан очракта, булдырылган эш урыннары саны кимендә икәү булырга тиеш.

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү Татарстан икътисадында өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Микрозаймнар буенча ставкаларны сизелерлек киметү займны каплау өчен планлаштырган акчаның бер өлешен кулланмый калу һәм аларны алга таба эшкуарлыкны үстерүгә һәм яңа эш урыннары булдыруга юнәлтү мөмкинлеген бирәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International