Фәрит Габделганиев "Үсеш локомотивлары" партия проектының иҗтимагый совет утырышын уздырды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Утырышта 2020 елга планнар турында фикер алыштылар.

Бүген Казанда "Үсеш локомотивлары" федераль партия проектының яңартылган иҗтимагый советы утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев рәислегендә узды.

"Үсеш локомотивлары" проекты икътисадны ныгыту һәм илебез сәнәгатен үстерү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев. – Проектның төп максаты – яшь кадрларның потенциалын үстерү өчен профессиональ остазлыкның нәтиҗәле мәйданчыгын оештыру. Хезмәт ресурслары аерым контрольдә: имин хезмәт шартларын булдыруга җәмәгать контроле, лаеклы хезмәт хакы формалаштыру, гражданнарның хезмәт хокукларын үтәүне контрольдә тоту, һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру, социаль иминиятнең дәүләт системасын камилләштерү".

Чара кысаларында анда катнашучылар 2020 елга план турында да фикер алышты. Эш планы төп максатлардан чыгып формалаштырылган – яшәешнең сыйфат дәрәҗәсен арттыру, икътисадта алга китү, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, экспортны арттыру, кече бизнеска ярдәм итү, алгарышлы икътисадый үсеш территорияләрен, территориаль, сәнәгать кластерларын үстерү – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы стратегиясенә бәйле барлык нәрсәләр.

Утырыш кысаларында "Үсеш локомотивлары" стратегик инициативалар конкурсы" II белем бирү программасында катнашкан, конкурсның читтән торып сайлап алу турыннан узган беренче 8 кешегә таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International