Эшкуар ханым ТР Гарантия фонды җаваплылыгы белән фермер хуҗалыгын үстерүгә ташламалы кредит алды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Тукай районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчесе Гөлнара Никифорова "Авылда эшкуарлык" программасы кысаларында кошчылык комплексын киңәйтү өчен 4,7 млн. сум күләмендә ташламалы кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды кредит буенча поручитель булды.

Кече эшкуар Гөлнара Никифорова Татарстанның Тукай районы Биклән авылында авыл хуҗалыгы кош-кортын үрчетү белән шөгыльләнә. 2015 елда эш башлап җибәргән авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең крестьян-фермер хуҗалыгында хәзерге вакытта күкәй сала торган 32 меңгә якын тавык бар. Кошчылык комплексы ике корпустан тора. Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары кысаларында бирелгән 4,7 млн. сум күләмендәге кредит акчасы кошчылык комплексы территориясен киңәйтүгә һәм кош-кортның баш санын арттыруга тотылачак.

Гарантия "Авылда эшкуарлык" ташламалы программасы кысаларында күрсәтелә, республикада аны гамәлгә ашыруны ТР Икътисад министрлыгы алып бара. Программа буенча поручительлекнең максималь суммасы 5 млн. сум тәшкил итә. Гарантия фонды кредит суммасының 70% өлешенә кадәр поручитель булып тора.

2019 елда, Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев сүзләренә караганда, әлеге программа кысаларында якынча 77 млн.сумлык 35 йөкләмә бирелгән. Кредитларның гомуми суммасы 243,5 млн.сум тәшкил итә.

"Авылда эшкуарлык" программасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бизнесын үстерү өчен махсус эшләнгән. КФХ хуҗалары арасында әлеге дәүләт ярдәменә ихтыяҗ тотрыклы рәвештә арта бара. Тукай районындагы КФХ – 2020 елда Татарстан Республикасы Гарантия фондыннан ярдәм алган беренче хуҗалык. Авыл җирлекләрендә кече һәм урта бизнесны үстерү – икътисадның төп бурычларыннан берсе, чөнки авыл районнарының тормыш-көнкүрешен арттыра, анда яңа эш урыннары булдыра һәм республиканы сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев. – ТР Икътисад министрлыгы 2020 ел дәвамында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International