Шәхси ярдәмче хуҗалык алып барудан кергән керемнәргә салым түләргә тиешле фермерлар яңа салым режимына күчәргә һәм ул кулланыла торган төбәкләрдә үзмәшгуль сыйфатында теркәлергә мөмкин.
Хәзерге вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкларның күпчелегенә салым салынырга тиеш түгел: аларның хуҗалары авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү белән бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә шөгыльләнә, ә бары тик артыгын гына сата. Салым гомуми мәйданы 2,5 гектардан артык җир участокларында урнашкан фермаларга гына кагыла. Шул ук вакытта, мөстәкыйль рәвештә һәм гаилә әгъзалары катнашында сату өчен продукция җитештерүче фермерлар, чит хезмәткәрләрне җәлеп итмичә, үзмәшгульләр өчен махсус салым режимыннан файдалана алалар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда ялланган хезмәткәрләр ярдәмендә үстерелгән терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясен сатудан алынган керемгә, элеккеге кебек үк НДФЛ, 13%, ЕСХН 6% буенча яки салым салуның башка режимнарында каралган ставкалар буенча салым салынырга тиеш. Моннан тыш, әлеге очракта милекче шәхси эшкуар яки юридик зат буларак теркәлергә һәм үзе, эшкә урнаштырылган хезмәткәрләре өчен беркетелгән иминият кертемнәрен түләргә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, бүген, әгәр дә физик затларга хезмәт күрсәтелсә яки продукция сатылса, үзмәшгульләр һөнәри керемгә салымны – 4% дәрәҗәсендә, продукция юридик затларга җибәрелгәндә яки юридик затларга хезмәт күрсәтелгәндә – 6%. Ташламалы салым режимына күчү ирекле рәвештә башкарыла, үзмәшгульлек сыйфатында теркәлүне «Минем салым» мобиль кушымтасында узарга мөмкин.
2020 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен салым режимы кертелгән төбәкләр исемлеге киңәйтелде. Татарстан, Мәскәү һәм Калуга өлкәләреннән тыш, мөстәкыйль эшчәнлектән керемгә салым салу системасын беренчеләрдән булып үзмәшгульләр сыйфатында Санкт-Петербургта, Воронеж, Волгоград, Ленинград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Красноярск һәм Пермь крайларында, Ненец автономияле округында, ХМАО – Югра, ЯНАО һәм Башкортостанда кулланырга мөмкиннәр.
Яңа салым режимы үзенчәлекләре белән Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясе тарафыннан махсус эшләнгән «һөнәри керемгә салым» хокукый кейсында танышырга мөмкин.