Быел Россиядә социаль предприятие статусына ия кече һәм урта эшкуарлык субъектлары исемлеге төзеләчәк. Әлеге исемлеккә «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 24.07.2007 ел, №209-ФЗ федераль законның 24.1 статьясында күрсәтелгән шартларга туры килә торган оешмалар керә ала.
Төбәк дәрәҗәсендә социаль предприятиеләр исемлеген ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды формалаштыра.
Гаризалар ике этапта кабул ителә: 1 нче мартка һәм 1 нче майга кадәр. Документларны карау нәтиҗәләре буенча гариза бирүчеләр 1 нче апрельдән яки 1 нче июльдән социаль предприятие статусын алачак.
Казан шәһәре, Петербург урамы буенча 28 нче йортта урнашкан ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгенә документларны тапшырырга һәм консультация ярдәмен алырга була.
Гаризаларны рәсмиләштергәндә, оештыручылар методик күрсәтмәләрдән файдаланырга киңәш итә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 222-90-60 (өстәмә 211, 212), 89033420239.