2020 елда Татарстан берничә инфраструктура проектын Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан финанслашуга гаризалар җибәрәчәк

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

2020 елда Татарстан берничә инфраструктура проектын Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан финанслашуга гаризалар җибәрәчәк. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төбәк проектлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышуга багышланган телекүпер вакытында хәбәр итте.

Онлайн-трансляция «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә оештырылды. Телекүпер кысаларында Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев катнашты; Мәскәүдән ВЭБ.РФ үстерүнең дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, Wildberries компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук, МОНОГОРОДА.РФ фонды генераль директоры Ирина Макиева спикерлар булды. Чарада катнашучылар Татарстан моношәһәрләрен үстерү буенча 3,5 млрд.сумнан артык масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алышты, бүгенге көндә ТР Хөкүмәте тарафыннан Моногорода.РФ. фонды белән берлектә Зеленодольскта гамәлгә ашырыла торган Wildberries эре бүлү үзәген төзү процессы белән таныштылар.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Фонд ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре сәнәгать зонасында юл инфраструктурасы, Түбән Камага керү юлында автомобиль юллары реконструкцияләнгән, «Развитие» сәнәгать паркының һәм Hair компаниясенең Яр Чаллыдагы заводларының, «Зеленодольск» һәм  «Нижнекамск» сәнәгать паркларының инженерлык объектлары һәм юл инфраструктурасы объектлары төзелгән. Моннан тыш, «КАМА-Трейд Татарстан» ҖЧҖ карата металл чистарту буенча сервислы металл эшкәртү үзәген оештыруда, «Кип-Мастер» ҖЧҖ карата Кама индустриаль паркын үстерүдә ярдәм күрсәтелгән.

2019 елда Фонд тарафыннан «Ремдизель» АҖ махсус якланган автомобильләр җитештерүне булдыру проекты хупланган, шулай ук «Елабуга» күмәртәләп-бүлү үзәге өчен мәйдансыз челтәрләр төзүне финанслашуга гариза хупланган.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2020 елга планнарда – инженерлык коммуникацияләрен һәм транспорт инфраструктурасын төзү буенча тагын ике масштаблы проектны финанслашу өчен Фондка гаризалар тапшыру, болар: Яр Чаллыда Haier индустриаль паркының II чираты һәм «Кама Аланы» шәһәр тибындагы поселогындагы пирстан йөк ташу өчен склад комплексы өчен.

Телекүпердә катнашучылар шулай ук «Зеленодольск» сәнәгать паркы территориясендә гамәлгә ашырыла торган инфраструктура һәм инвестиция проектлары турында да фикер алышты, анда бүген 13 компания-резидент үз эшчәнлеген алып бара. Алар арасында Х5 Retail Group, OZON һәм Wildberries федераль челтәрләре кебек эре бизнес субъектлары да бар. Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру бары тик шушы өч компания генә Зеленодольск һәм Татарстан Республикасы икътисадына 10 млрд.сум тирәсе инвестиция җәлеп итәргә һәм 7 меңгә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирер дип көтелә. Сәнәгать паркының 1,3 млрд.сумга якын бәяләнә торган инженерлык һәм юл инфраструктурасы Моношәһәрләрне үстерү фондының финанс ярдәмендә төзелгән. Фонд 930 млн.сумнан артык акча керткән.

«Бүген Зеленодольск – икътисадый яктан тотрыклы шәһәр. Альтернатив производстволар үсә, яңа инвесторлар килә, шәһәр мохите үзгәрә. Без Фондның әлеге үзгәрешләрнең бер өлешенә әйләнүенә шат. Моношәһәрнең перспективалары зур, мин ышанам ки: алда безнең уртак проектларыбыз күп булачак», – дип ассызыклады ВЭБ.РФ рәисе урынбасары, Моношәһәрләрне үстерү фонды генераль директоры Ирина Макиева. Ул билгеләп узганча, Зеленодольскка эре Wildberries онлайн-ритейлеры килгәч, шәһәрдә кече бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак.

Исегезгә төшерәбез, Зеленодольскта Wildberries эре бүлү үзәге төзелеше 2019 елның ноябрендә башланган иде, аның гомуми мәйданы 10 мең кв.метр. Компания планнары нигезендә, 50 мең кв.м мәйданлы беренче чират 2020 елның беренче яртыеллыгында ук эшли башлаячак. Wildberries инвестицияләре 5 млрд.сум тәшкил итәчәк. Барлыгы 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак. Әлеге компаниянең бүлү үзәген төзү Татарстан җитештерүчеләренә «Вайлдберриз» аша үз продукциясен Россиянең башка төбәкләренә һәм чит илләргә сату, аларны китертү чыгымнарын киметү мөмкинлеген бирәчәк.

«Кече шәһәрләрне үстерү өчен комплекслы якын килү мөһим. Әлеге проект – эшкуарлыкка ярдәм итү генә түгел, инфраструктура үсеше, яңа эш урыннары булдыру да. Аларны гамәлгә ашыру белән шәһәрләрдә яңа тормыш сыйфаты барлыкка киләчәк», – дип билгеләп үтте ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов.

«Татарстанда e-commerce өлкәсендә масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру республикада электрон сәүдә үсеше өчен уңай мохит булуын күрсәтә. Моңа безнең төбәк инфраструктурасын камилләштерүгә алынган курс ярдәм итә: инженерлык, логистика, цифрлы. Сүз дә юк, безгә бу вакытта Моношәһәрләрне үстерү фондыннан ярдәм күрсәтелә һәм безнең инвесторлар өчен кирәкле шартлар тудырырга мөмкинлек бирә. Татарстан бизнесын һәм ресурсларын эскалацияләү буенча алар тәҗрибәсен берләштерү республиканың икътисадый үсеше өчен көчле синергетик нәтиҗә бирәчәк. Wildberries логистика үзәге төзелеше илкүләм әһәмияткә ия инвестиция проекты буларак хаклы рәвештә каралырга мөмкин», – дип саный Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Чыннан да, Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук сүзләренә караганда, 3 ел эчендә Wildberries онлайн-мәйданчыгында тәкъдим ителгән Татарстан товарлары белән тәэмин итүчеләр саны өч тапкыр – 66га, ә аларның әйләнеше – биш тапкырга арткан.

«Яңа Wildberries бүлү үзәге логистика функцияләрен генә башкарып калмаячак, бурычлар арасында – е-commerce сегментында эшкуарларга аларның бизнесын үстерүдә булышлык күрсәтү һәм Wildberries сатыла торган башка илләр территориясендә продукцияне экспортлауга ярдәм итү. Шуңа күрә аны Омникаль сәүдәне тәэмин итү үзәге (ЦООТ) буларак күрсәтәбез. Без ышанабыз, Үзәкне ачу Татарстан эшкуарларына, бигрәк тә кече һәм урта бизнеска, Wildberries өчен үз ассортиментын киңәйтергә һәм сату күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип сөйләде Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук. Татарстан компанияләре һәм үзмәшгульләрнең Wildberries операторы белән хезмәттәшлеге аларга логистикага чыгымнарны киметү һәм шул ук вакытта киң кулланучылар аудиториясенә чыгу мөмкинлеген бирәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International