Быел 20 декабрьдә «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексы мәйданчыгында Татарстан мәктәп бизнес-ширкәтләренең традицион яңа ел хәйрия ярминкәсе узачак. Яшь эшкуарлар үз продукцияләрен – яңа ел сувенирлары, бүләкләр һәм бизәнү әйберләре сатачаклар, һәм бу көн табышының фиксацияләнгән өлешен «Ак Барс созидание» Хәйрия фондына балаларны дәвалау һәм тернәкләндерү өчен тапшырачаклар.
Ярминкәнең оештыручылары - Казан шәһәренең «Яшьләр казанышлары» иҗтимагый оешмасы һәм «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексы.
Ярминкәдә катнашучылар - «Мәктәп ширкәте» дип исемләнгән икътисад буенча практикум кысаларында эшкуарлыкка өйрәнүче укучылар командалары. Уку елы дәвамында балалар үз мәгариф учреждениеләрендә бизнес-проектларны тормышка ашыралар һәм практикада төп эшкуарлык компетенцияләренә өйрәнәләр. Ярминкәдә командалар үзләре җитештергән товарларны тәкъдир итәчәк.
Ярминкә тугызынчы тапкыр уза. Беренче тапкыр ул 2010 елда оештырылган иде, ул вакытта чара Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узды һәм 12 мәктәп ширкәте җыйды. 2019 елгы ярминкәдә Казан, Минзәлә, Түбән Кама, Яр Чаллы, Болгар һәм Алексеевск районнарыннан 26 мәктәп укучылары командасы катнашачак..
Үткәрү урыны: «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексы (Җиңү Проспекты, 91, фудкорт 2 кат)
Ярминкәнең эш вакыты: 20 декабрь (җомга), 12-00-19-00