«Милли үсеш» Бөтенроссия форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 декабрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары - Россия Федерациясе Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе К. А. Чуйченко рәислегендә «Милли үсеш» Бөтенроссия форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында форумның креатив концепциясе һәм эшлекле программасы проектлары хупланды, күргәзмә экспозициясен төзүгә, катнашучыларны аккредитацияләүгә, шулай ук форумның спорт-мәдәни программасын оештыруга кагылышлы оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО форумны әзерләү һәм үткәрү буенча башкаручы итеп билгеләнде.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.

Исегезгә төшерәбез, «Милли үсеш» Бөтенроссия форумы 2020 елның 9-11 апрелендә Казанда «Казан Экспо» МКҮ мәйданчыгында узачак. Анда федераль һәм региональ хакимият органнары, иҗтимагый һәм эксперт оешмалары, бөтен илдән катнашучы ширкәтләр вәкилләре, барлыгы 2000 артык кеше катнаша.

Форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведев катнашында киңәйтелгән пленар утырыш, 32 панель дискуссия һәм 12 илкүләм проектны тормышка ашыруның беренче елына йомгак ясау һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләүнең һәм киңәйтүнең Комплекслы планы буенча 12 түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.

2019 елда Татарстан Республикасына милли проектларны гамәлгә ашыруга 26,7 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 19 млрд.сум федераль бюджет акчалары исәбеннән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International