Татарстан Республикасына Санкт-Петербургның Икътисадый сәясәт һәм стратегик планлаштыру комитеты делегациясе килде. Визит регионның социаль-икътисадый үсеше буенча тәҗрибә уртаклашу кысаларында узды.
Министр урынбасары Олег Пелевин стратегик планлаштыру, инвестицион эшчәнлек үсеше һәм Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру, шулай ук республиканың икътисадый потенциалы һәм төбәк Икътисад министрлыгы эше турында сөйләп узды.
Ике көнлек визит кысаларында делегация Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгында һәм «Иннополис» техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисади зонасында булып кайтты.