Татарстан эшкуарларын OZON да эффектив рәвештә сатарга өйрәтәчәкләр

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

19 декабрьдә иң зур мультикатегорияле маркетплейсларның берсе булган OZON һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «OZON да товарларны эффектив рәвештә алга этәрү» дип исемләнгән семинар үткәрәчәк.

OZON ширкәте белгечләре семинарда катнашучыларны маркетплейста тиз һәм гади рәвештә товар карточкасын булдырырга өйрәтәчәкләр, сату һәрвакыт үссен өчен, аның контенты нинди булырга тиеш икәнлеге турында һәм реклама ярдәмендә OZON ширкәтенең 30 000 000 клиентының игътибарын ничек итеп җәлеп итәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр.

OZON да инде эшен алып баручы сатучыларны һәм сәүдә мәйданчыгы белән эшне башларга җыенучыларны товарларны алга этәрү һәм махсус акцияләр үткәрү мөмкинлекләре белән таныштырачаклар.

Семинарны алып баручылар:

Дмитрий Буров - аккаунт-директор

Татьяна Лупенкова- сәүдә мәйданчыгын үстерү һәм контентны автоматлаштыру юнәлешләре продукты буенча менеджер

Дмитрий Самойлов — маркетинг инструментларын булдыру һәм үстерү өчен җаваплы. 

Үткәрү вакыты: 11: 00 дән 16: 30га кадәр

Теркәлү һәм сәламләү кофе-брейкы 10:00 сәгатьтә башлана.

Үткәрү урыны: Казан, Петербург ур., 28 (Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды-Эшкуар йорты бинасы)

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1212088/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International