Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы узачак

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Иртәгә Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» XIV форумы старт ала. Анда Россия Федерациясенең 63 төбәгеннән һәм 29 чит илдән 400 гә якын татар эшкуары катнашачак.

Форумның өч көнлек программасы кысаларында катнашучылар өчен POZIS (Яшел Үзән ш.), «Рамай» фермер хуҗалыгы (Лаеш районы), «Химград» индустриаль комплексы (Казан ш.) һәм «Иннополис» МИЗына сәфәрләр оештырылачак.

18 декабрьдә «Корстон-Казан» КСККда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов катнашында «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышы узачак.

Форумның йомгаклау көнендә В.В. Трепавловның Алтын Урданың 750 еллыгына багышланган лекциясе («Евразиянең төрки дөньясы: тарихи канунчылыкны эзләү») һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара узачак.

Чараны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International