Үзәк банк төп ставканы 6,25% ка кадәр киметте

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Россиянең Үзәк банкы 2019 елда төп ставканы бишенче тапкыр киметте, хәзер ул 6,25% тәшкил итә. Бу хакта Россия Банкының быелгы соңгы утырышында игълан иттеләр. 

Төп ставка – Үзәк Банк коммерция банкларына бер атнага кредитлар бирә торган һәм депозитлар өчен акча кабул итәргә әзер булган минималь процент ставкасы. Аның күләме инфляциягә һәм кулланучыларның кредит продуктларына таләбенә турыдан-туры йогынты ясый.

«Үзәк банкның акчалата-кредит сәясәтен йомшарту кече һәм урта бизнес үсеше мөмкинлекләренә уңай йогынты ясаячак, чөнки ул арзанрак кредитлар һәм башка финанс ярдәме чараларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Инфляция кимү шартларында КУЭ субъектлары тарафыннан процентлар буенча түләүләр күләмен киметү хисабына ирешелгән экономия бизнеска  күбрәк инвестицияләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу шул рәвешле тулы чыгым һәм чиста табышка тизрәк чыга алачак стартаплар һәм киңәергә яки яңа сату базарларына чыгарга әзерләнгән һәм кредитлар җәлеп итәргә планлаштырган ширкәтләр өчен өчен аеруча актуаль.», - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Үзәк Банкта билгеләп үтүләренчә, бүгенге көндә инфляциянең акрынаюы күзәтелә, өстәвенә, бу акрынаю темплары арта һәм көтелгән фаразлардан артып киткән. Әмма, регулятор фикеренчә, аларның тотрыклылыгын бәяләү әлегә авыр. Россия Банкы 2020 елның беренче яртысында төп ставканы алга таба киметү мөмкинлеген тикшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International