Хәзер эшкуарлар ФАСТРЕК.РФ порталында үз производстволарын урнаштыру өчен Татарстанда яраклы сәнәгать мәйданчыгын яки паркны сайлап ала алалар. Бүгенгә әлеге ресурста республиканың 52 сәнәгать территориясе турында мәгълүмат тупланган.
Аларның һәркайсы өчен фастрек.рф порталында географик урнашуындан алып аренданың уртача айлык бәясенә кадәр төп характеристикалары тасвирланган профиль булдырылган. Потенциаль резидентлар төрле критерийлар нигезендә туры килә торган мәйданлар сайлый алалар.
Ресурста буш җир кишәрлекләре һәм биналар, электр, газ, җылылык, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу коммуникацияләре, аларның егәрлеге һәм бәясе турында мәгълүмат бар. Биредә шулай ук аэропортка, тимер юл вокзалына, якындагы федераль трассага һәм торак пунктларга кадәр илтүче транспорт элемтәсе мөмкинлекләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук идарәче ширкәт тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр һәм, эшкуар резидент буларак дәгъва кыла ала торган, дәүләт ярдәме чаралары турында кирәкле барлык мәгълүмат та бар.
Мәгълүматларны бер урында аккумуляцияләү үзеннән-үзе уңайлы булуыннан тыш, кайбер фильтрларны куллану мөмкинлеге күчемсез милекнең кызыксындырган объектын эзләү вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Объект сайлап алынганнан соң, турыдан-туры идарәче компаниягә киләчәк онлайн-гаризаны гына бирәсе кала.
«ФАСТРЕК порталы – Татарстанның сәнәгать мәйданчыклары һәм парклары турында максималь тулы мәгълүматны берничә кликта гына алырга мөмкинлек бирүче бердәнбер ресурс. Әлегә интернет-платформада бу төр махсус оештырылган территориянең 52 се турында мәгълүмат бар. Аларның республикадагы саны исә, төзелә торган статусыннан гамәлдәге статусына күчкән инфраструктура объектларын исәпкә алып, инде 98 берәмлек тәшкил итә. Порталны тулыландыру дәвам итәчәк, әмма бүген үк аның ярдәмендә бизнес үз көчен һәм вакытын шактый экономияли ала дип ышанычлы рәвештә әйтергә була», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк хәбәр ителгәнчә, фастрек.рф порталында микрозайм алу һәм ТР Бердәм кредитлау үзәге белгечләре тарафыннан оптималь кредит продуктын сайлап бирү өчен онлайн-гариза бирергә мөмкин.
БЕЛЕШМӘ
ФАСТТРЕК.РФ – КУЭ субъектларының һәм дәүләт структураларының үзара хезмәттәшлеге процессларын цифрлы икътисад яссылыгына күчерү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән онлайн-платформа. Теге яки бу ярдәм чарасын алу өчен электрон гариза һәм тиешле документлар исемлеген Портал аша профильле килештерүче ведомстволарга җибәрергә кирәк. Шуннан соң гариза бирүче үзенең гаризасын карау һәм запросны үтәү барышын күзәтеп бара. Гаризаны килештерү процессы барышы турындагы статуслар эшмәкәрнең Порталдагы шәхси кабинетында күрсәтелә.
ФАСТРЕК потенциаль эшмәкәрне үз эшләрен башлау турында карар кабул итүдән туктата ала торган бюрократик, мәгълүмати, финанс-вакытлы киртәләрнең максималь санын юк итәргә ярдәм итә. 2019 елда ФАСТРЕКның беренче релизы Татарстанда КУЭ арасында иң популяр ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны күздә тота, 2020 ел дәвамында порталга ТР территориясендә эшчәнлекләрен алып барган эшкуарларга 40тан артык ярдәм чарасы өстәләчәк.