Wildberries ТОП-10 Татарстан брендын атады

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

КАЗАН, РОССИЯ. Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры булган Wildberries ширкәте Татарстан Республикасының иң популяр брендлары рейтингын тәкъдир итте.

Республикадан килгән продукциягә сатып алучыларда ихтыяҗ зур: 2019 елның 9 аенда Wildberries мәйданында 400 мең берәмлек товар сатылган, бу узган ел белән чагыштырганда 9 тапкырга күбрәк. Бүген интернет-кибеттә Татарстаннан 100 бренд тәкъдир ителгән, иң зур ихтыяҗ кием һәм аяк киеме сегментында күзәтелә.

Татарстаннан әйләнеш буенча ТОП-10 бренды*:

  1. Pavlotti (Футболкалар, трикотаж)
  2. Runa (Колье, беләзекләр)
  3. Eliz21 (Резинка, муенса, чәч кыстыргычлар)
  4. DIDILIYA (Өс кием)
  5. Ramina (Күлмәк, итәкләр)
  6. Ricoco (Хатын-кызлар киеме)
  7. АниСима (Күлмәк, итәкләр)
  8. Daria Zuykova (Костюм, күлмәкләр)
  9. Veil (Милли кием)
  10. Матекс. (Букча һәм рюкзаклар)           

* Wildberries интернет-кибетенең 2019 елның 9 ае эчендә сатыш мәгълүматлары буенча. Әлеге брендлар астында җитештерелгән продукция Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелгән.

 

Ширкәттә билгеләп үтүләренчә, эшлекле һәм көндәлектән тыш, Татарстаннан мөселман һәм милли кием-салым: намаз өчен күлмәкләр, хиҗаб, төрбән һәм буркинилар сатыла. 2019 елның 9 ае эчендә аларның Wildberries та әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,5 тапкырга арткан.

«Республикада атна саен үткәрелә торган баланс комиссияләре кысаларында кече бизнес белән очрашуларыбызда иң еш бирелә торган сорауларның берсе - аларның продукциясен сату системасын оештыруда ярдәм. Бизнесның эре сәүдә челтәрләренең киштәләренә чыгуы белән кыенлыклар кичерүен еш ишетәбез. Интернет-ритейлерлар белән эшләү хәлне тамырдан үзгәртергә тиеш. Без онлайн сату каналларын көйләгән һәм киләчәктә бу сервисны үстерү өчен шартлар тудырачак Татарстан ширкәтләренең уңышларын күзәтәбез. Киләсе адым исә кече бизнесның чит ил базарларына чыгуына интернет-сәүдәнең тупланган тәҗрибәсен кулланып ярдәм итүдән гыйбарәт», - дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Без регион җитештерүчеләре белән хезмәттәшлегебезнең югары потенциалына ышанабыз: ширкәтнең Татарстанлы партнерлары саны ел саен ике тапкыр арта бара. Җирле эшмәкәрләр традицион һәм дини кием, бижутерия, зәркән эшләнмәләре, савыт-саба кебек югары сыйфатлы уникаль товарлар җитештерә. Әлеге товарлар ширкәтебез урнашкан барлык илләрдә дә сатып алучыларыбыз арасында зур ихтыяҗга ия. Интернет-сәүдә каналларының актив үсеше нәтиҗәсендә милли җитештерүчеләрнең продукциясе төбәктә генә түгел, ә аннан читтә дә тәкъдир ителергә мөмкин», – дип аңлаттылар Wildberries матбугат хезмәтендә.

Җирле тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне үстерү өчен ширкәт Татарстанда B2B - Wildberries экспертиза үзәген ачачак, ул логистик һәм белем бирү функцияләрен үз эченә ала. Моннан тыш, 2020 елның беренче яртысында Яшел Үзән УКСИҮТе территориясендә яңа бүлү үзәгенең беренче чиратын эшләтеп җибәрү көтелә. Әлеге инициативаларны гамәлгә ашыру Татарстан тәэмин итүчеләренә логистикага үз чыгымнарын киметергә, ассортиментны киңәйтергә һәм электрон сәүдә сегментында әйләнешне арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Wildberries

Wildberries - базарда 15 ел эшләп килүче Россиянең иң зур онлайн-ритейлеры. Ширкәтнең эшчәнлек географиясе биш илне үз эченә ала: Россия, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Әрмәнстан. Wildberries әйләнеше 2018 елда 72% ка артып 118,7 млрд. сумга җиткән булса, 2019 елның 9 ае эчендә исә 84% ка артып 140 млрд. сумга җитте. Ширкәттә 30 меңнән артык хезмәткәр эшли. Көн саен Wildberriesта якынча 500 мең заказ рәсмиләштерелә. Заказлар бирү пунктларының үз челтәре биш илдә 5,8 мең ноктаны тәшкил итә.

Wildberries ассортиментында 28 000 Россия һәм чит ил брендларыннан 3,2 млн артык товар бар, ул да булса кием-салым һәм аяк киеме, аксессуарлар, бьюти-товарлар, балалар товарлары, техника һәм электроника, йорт өчен товарлар, зәркән бизәнү әйберләре, азык-төлек продуктлары, китаплар һәм башкалар. Россиядә товарларның 40% ка якыны җитештерелгән.

Wildberries өченче ел рәттән Data Insight аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча онлайн-сату күләме буенча Россиянең иң эре интернет-кибете итеп билгеләнә. Infoline тикшеренү ширкәте Wildberries «2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң тиз үсүче ритейлеры» дип танылды. Ширкәт Forbes төзегән «Рунетның иң кыйммәтле 20 ширкәте» рейтингында 4 нче урынны били.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International