Икътисад министрлыгының Ветераннар советы рәисе «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы рәисе, «КДЭУ» ЮБ ФДБМУның ҖИО (Җитештерү Икътисады һәм Оештырылуы) кафедрасы доценты Людмила Голицына «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. Татарстан Республикасы дәүләт бүләген Премьер-министр Алексей Песошин тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

«Минем өчен бу бүләк бик мөһим. Ул кәефне яхшырта, сәламәтлек, бәхет өсти. Мин Министрлык җитәкчелегенә һәм коллективына куелган бурычларны хәл итүдә уңышлар теләп, тирән рәхмәтемне белдерәм», - дип билгеләде Людмила Голицына.

Людмила Голицына Икътисад министрлыгында 1982 елдан бирле эшли, профессиональ эшчәнлек белән беррәттән җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә. Аның инициативасы буенча 2011 елда Икътисад министрлыгының Ветераннар советы оештырылды, ул исә аның җитәкчесе.

Людмила Голицынаны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International