Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны субсидияләү программасы буенча гаризалар кабул итүнең тәмамлануы турында хәбәр итә.
Агымдагы елга бүлеп бирелгән программа бюджеты үтәлде. 50дән артык эшмәкәр 130 млн.сумга якын субсидия алды. Иң күп гаризалар субсидия алучыларның икенче категориясеннән килде. Бу категориягә эшчәнлекләре авыл һәм урман хуҗалыгын алып бару, аучылык, балыкчылык һәм балык үрчетү белән бәйле эшкуарлар, шулай ук эшкәртү производстволарының кече һәм урта оешмалары керә.
Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес вәкилләре 2019 елның 3 октябреннән башлап программада катнашу өчен гариза бирү мөмкинлегенә ия булды. Әлеге ярдәм чарасы Россия банкларыннан алынган кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны тулысынча каплауны күздә тота, ягъни процент ставкасын 100% лы субсидияләү. Программа шартлары нигезендә субсидия алган эшмәкәрләргә кредитның «гәүдәсен» генә түләргә кала.
«Программа беренче тапкыр гамәлгә ашырылды һәм кыска вакыт эчендә эшкуарлык җәмәгатьчелеге өчен үз әһәмиятен күрсәтте. Киләсе елда программа бюджетын 240 млн сумга кадәр арттыру планлаштырыла. Субсидия алучыларның уңайлыгы өчен, фастрек.рф порталы аша ерактан торып онлайн-гариза бирү мөмкинлеге оештырылачак. Бу хезмәт күрсәтү вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук аны авыл җирендә яшәүчеләр өчен уңайлы итәчәк», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Гамәлдәге программа шартларын тикшерү һәм киләсе елга аңа төзәтмәләр кертү мөмкинлеге турында фикер алышу өчен, эшкуарлык җәмәгатьчелеге фикерен исәпкә алып, 12 декабрьдә түгәрәк өстәл оештырылачак. Киңәшмәгә республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге, банклар, иҗтимагый оешмалар һәм ассоциацияләр вәкилләре чакырылган. Анда «Опоры России» һәм «Деловая Россия» ның Татарстан төбәк бүлекләре, Кече һәм урта эшмәкәрлек оешмалары ассоциациясе, Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, Предприятие һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе, шулай ук Татарстан төзүчеләр бердәмлеге вәкилләре катнашыр дип көтелә.