Татарстанның биш проекты Россия Президент грантлары конкурсында җиңүче булды

2019 елның 6 декабре, җомга

Сочи шәһәрендә «Доброволец» халыкара форумы кысаларында Президент грантлары конкурсларында җиңүче булып танылган Топ-100 проект лидерларының конференциясе узды.

Президент грантлары Фонды 2017 елда хупланган проектларны бәйсез бәяләү нәтиҗәләрен уздырды һәм 2017 елның иң яхшы 100 тәҗрибәсен атады. Проектлар бәйсез экспертизаның өч этабында җентекләп сайлап алу уздылар.

16 166 проект һәм 32137 җиңүче арасыннан нибары 100е сайлап алынды. Аларның бише Татарстан Республикасы проекты. Проектларның авторлары исә «Яңа гасыр» АКБОсы, «Донор-серч «Донорлыкны үстерү буенча коммерциячел булмаган партнерлык» Ассоциациясе, «Ретта синдромы белән авыручыларга ярдәм күрсәтү Ассоциациясе» АКБОсы, «Зеленодольск муниципаль районының туристик-мәгълүмат үзәге» АКБОсы, «Балалар хосписы» Коммерциячел булмаган хосусый медицина оешмасы.

Иң яхшы проект лидерлары Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белән очрашты. Очрашу барышында компетенцияләрне даими үстерү һәм заман таләпләренә оператив җавап бирү максатында коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре өчен белем бирү мәйданчыгы булдыру турындагы тәкъдим төркем эше нәтиҗәләре буенча «Яңа гасыр» АКБОсы генераль директоры Лилия Таишева тарафыннан яңгырап узды. Шулай ук ул коммерциячел булмаган оешмаларның «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль канун буенча гамәлгә ашырыла торган дәүләт сатып алуларында катнашу механизмын камилләштерергә тәкъдим итте. Сергей Кириенко, гомумән алганда, яңгыраган тәкъдимнәрне уңай бәяләде һәм мәсьәләләрне җентекләп тикшерү өчен боерыклар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International