Татарстанда интеллектуаль милек асламына кредитлар бирә башладылар

2019 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды интеллектуаль милек асламына җәлеп ителгән кредитлар буенча әкаваплылыкчылыклар бирә башлады. Татарстанда беренче тапкыр ширкәт үзенең югары технологияле эшләнмәләренә патентны аслам сыйфатында тапшырды.

Татарстанның «НЕКСТ инжиниринг» исемле IT-компаниясе асламы сыйфатында 18 миллион сум күләмендәге ике патентын тәкъдим итте. 8 миллион сумлык займ буенча җаваплылыкны үз өстенә алучы булып Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Республиканың Гарантия фонды чыкты.

«НЕКСТ инжиниринг» ширкәте эре сәнәгать предприятиеләре өчен мәгълүмати-идарә системаларын проектлау һәм әзерләү белән шөгыльләнә.  Аслам буларак ширкәт берьюлы ике патентын бирде: диспетчеризация һәм мониторинг болытлы платформасының  универсаль серверы һәм мәгълүмат җыю һәм тапшыруның чыбыксыз җайланмасын микропрограммалы тәэмин итү

«Контрактлар буенча йөкләмәләрне үтәү өчен, безгә кредит акчалары кирәк булды. Әмма асламы җитмәде, шуңа күрә без банкка ике интеллектуаль эшләнмәбезне тәкъдим иттек.  Якынча аларның бәясе 6 миллион сум», - дип хәбәр итте «НЕКСТ инжиниринг» ҖЧҖ генераль директоры Иван Степанов.

Бу юнәлештәге технологияләрне ширкәт 2014 елда булдыра башлады. Бүген алар Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләрендә куркынычсызлык системаларында кулланыла.

«Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре инновацияләр икътисады үсеше шартларында югары конкурентлы базарларда бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән теләсә кайсы ширкәт һәм активның алга таба үсешендә мөһим шарт булып тора. Алга киткән икътисадлы илләрдә кредит-финанс операцияләрендә интеллектуаль милекне аслам сыйфатында куллану гомуми кулланылыш практикасы булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Татарстанда аслам сыйфатында беренче тапкыр интеллектуаль милек кабул ителде. Бу-фәнни һәм техник эшләнмәләр белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнес субъектлары өчен кредит алу мөмкинлекләренең берсе. Беренче вакытта аларның үз биналары һәм үз җиһазлары булмаса да канунлар тарафыннан сакланган эшләнмәләре бар», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев. Татарстанның «НЕКСТ инжиниринг» исемле IT-компаниясе асламы сыйфатында 18 миллион сум күләмендәге ике патентын тәкъдим итте. 8 миллион сумлык займ буенча җаваплылыкны үз өстенә алучы булып Татарстан Икътисад министрлыгы карамагындагы Республиканың Гарантия фонды чыкты.

«НЕКСТ инжиниринг» ширкәте эре сәнәгать предприятиеләре өчен мәгълүмати-идарә системаларын проектлау һәм әзерләү белән шөгыльләнә.  Аслам буларак ширкәт берьюлы ике патентын бирде: диспетчеризация һәм мониторинг болытлы платформасының  универсаль серверы һәм мәгълүмат җыю һәм тапшыруның чыбыксыз җайланмасын микропрограммалы тәэмин итү

«Контрактлар буенча йөкләмәләрне үтәү өчен, безгә кредит акчалары кирәк булды. Әмма асламы җитмәде, шуңа күрә без банкка ике интеллектуаль эшләнмәбезне тәкъдим иттек.  Якынча аларның бәясе 6 миллион сум», - дип хәбәр итте «НЕКСТ инжиниринг» ҖЧҖ генераль директоры Иван Степанов.

Бу юнәлештәге технологияләрне ширкәт 2014 елда булдыра башлады. Бүген алар Татарстанның эре сәнәгать предприятиеләрендә куркынычсызлык системаларында кулланыла.

«Интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре инновацияләр икътисады үсеше шартларында югары конкурентлы базарларда бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән теләсә кайсы ширкәт һәм активның алга таба үсешендә мөһим шарт булып тора. Алга киткән икътисадлы илләрдә кредит-финанс операцияләрендә интеллектуаль милекне аслам сыйфатында куллану гомуми кулланылыш практикасы булып тора», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Татарстанда аслам сыйфатында беренче тапкыр интеллектуаль милек кабул ителде. Бу-фәнни һәм техник эшләнмәләр белән шөгыльләнүче кече һәм урта бизнес субъектлары өчен кредит алу мөмкинлекләренең берсе. Беренче вакытта аларның үз биналары һәм үз җиһазлары булмаса да канунлар тарафыннан сакланган эшләнмәләре бар», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Тимур Тимергалиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International