Дәүләт микрофинанславы 2019 елда Татарстанның кече һәм урта бизнесына дәүләт ярдәме күрсәтүнең иң кулай һәм кирәкле чараларыннан берсе булды. Агымдагы елның 11 аенда КУЭ субъектларына 827,3 млн сумлык 353 микрозайм бирелгән. Аерым категория заемчылар өчен процент ставкасын киметү каралган.
2019 елда Татарстанның кече һәм урта бизнес оешмалары ягыннан ташламалы микрофинанслауга ихтыяҗ сизелерлек рәвештә артты. Әйтик, 2018 елның гыйнварыннан алып ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды кече һәм урта бизнеска 246,3 млн сумлык 143 микрозайм биргән булса, 2019 елның шул ук чорында КУЭ субъектлары 827,3 млн сумлык 353 микрозайм алган.
«Дәүләт ярдәменең әлеге чарасыннан файдалану мөмкинлеген арттыруга процент ставкасын киметү һәм микрофинансланырга тиешле эшчәнлек төрләре исемлеген киңәйтү ярдәм итте – хезмәт күрсәтү, җитештерү, авыл хуҗалыгы өлкәләреннән тыш, әлеге дәүләт ярдәме чарасын ваклап һәм күпләп сату белән шөгыльләнүче ширкәтләр дә ала алды. Татарстан эшкуарларының иң хаҗәт булган «Стандарт» программасы буенча процент ставкасы 2019 елда 8 дән 7,5% ка кадәр киметелде, кайбер категорияләрдәге эшмәкәрләр өчен исә күптән түгел генә 6,5% тәшкил итә башлады»,– дип билгеләп үтте республиканың икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Әлеге программа буенча тагын да отышлырак шартларда микрозаймны сигез махсус категория заемчылар ала ала. Алар өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2019 елның 14 мартындагы 125 номерлы боерыгы нигезендә процент ставкасын РФ Үзәк банкының төп ставкасына кадәр киметү каралган. Исегезгә төшерәбез, октябрь ахырында РФ Үзәк банкы төп ставканы 6,5% ка кадәр киметте.
Алдынгы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, махсус икътисадый зона, сәнәгать (индустриаль), агросәнәгать һәм технопарклар, бизнес-инкубаторлар резидентлары; бизнестагы өлеше 50% кимрәк булмаган хатын-кыз эшмәкәрләр яки бер елдан кимрәк теркәлгән 45 яшьтән узган эшмәкәрләр түбән процентлы микрозайм (залог мөлкәте булган очракта) алырга мөмкин. Заемщикларның махсус категорияләренә шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүче яки кулланучы кооперативлары һәм аларның әгъзалары; туризм, экология яки спорт өлкәләрендә эшләүче КУЭ субъектлары да керә.
РФ Үзәк банкының төп ставкасы кимегән очракта, аерым категория заемчылар өчен микрозаймнар бирү шартлары тагын да отышлырак якка үзгәрүен дәвам итәчәк.
Моннан тыш, экспорт юнәлешле, «үстерү» чараларында катнашучы республиканың кече һәм урта бизнес ширкәтләре, шулай ук социаль эшкуарлар өчен Татарстан Республикасының Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тарафыннан агымдагы елда «Экспортер», «Үсеш» һәм «Социаль эшкуар» исемле микрофинанслауның аерым программалары булдырылган. Алар буенча процент ставкасы еллык 5% дәрәҗәсендә билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның октябреннән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды ФАСТРЕКның интернет-платформасы аша микрозаймнар бирүгә онлайн-гаризалар кабул итә башлады. Эшмәкәрләргә әлеге ярдәм чараларын алу өчен электрон гариза һәм фастрек.рф порталы аша профильле структураларга килешү өчен кирәкле документлар исемлеген җибәрергә кирәк. Килешүнең арадаш этаплары турындагы статуслар порталда кулланучының шәхси кабинетында күрсәтелә. Гаризаларны бу рәвештә килештерү ысулы ведомство вәкилләренә көндезге кабул итүгә язылу, чиратта консультация вакытын көтү зарурлыгына бәйле уңайсызлыкларны юкка чыгара. Гариза биргәннән соң килештерү процессы 10 эш көненнән дә артмый. Моңарчы әлкеге процесс бер ай вакыт таләп итә иде.