Хакимиятләренең нәтиҗәле эше өчен Татарстан 1 млрд сумнан артык акча алачак

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Россия Хөкүмәте 2019 ел нәтиҗәләре буенча югары вазыйфаи затларның һәм башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эше өчен Татарстанга 1,1 млрд.сум бүлеп бирәчәк. Бу 2018 елга караганда ике тапкырга күбрәк.

Барлыгы 45 млрд. сумлык грантларны 50 РФ субъекты алачак. РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев кул куйган боерыкнамә илнең Министрлар Кабинеты порталында пәйда булды.

Регионлар төбәк халкының дәүләт башлыгына ышаныч дәрәҗәсе, икътисадның бюджеттан тыш секторында югары җитештерүчәнлекле эш урыннары саны, КУЭда мәшгульләр саны, ярлылык дәрәҗәсе, төбәктәге хезмәт хакы күләме, төбәк икътисадындагы инвестицияләр күләме, халыкның көтелгән гомер озынлыгы һәм табигый артуы кебек күрсәткечләрдән чыгып сайланды.

Югары вазыйфаи затлар һәм төбәкләрнең башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеге өчен грантлар Россиядә РФ Президенты Владимир Путин Боерыгы нигезендә бүленә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан югары вазыйфаи затларның һәм башкарма хакимият органнарының нәтиҗәле эше өчен 690 млн.сум акча алган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International