9-11 апрельдә Татарстанда «Милли үсеш» Бөтенроссия форумы узачак

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Татарстан «Милли үсеш» беренче Бөтенроссия форумын уздыру мәйданчыгы булачак. Чара 2020 елның 9-11 апрелендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге һәм Иннополис инновацион шәһәре территориясендә узачак.

Форумда илнең барлык субъектларыннан 2000нән артык кеше катнашыр дип көтелә. Ул да булса, федераль һәм региональ хакимият органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар вәкилләре. Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев визиты планлаштырыла.

Форум кысаларында 30 дан артык панель дискуссия һәм түгәрәк өстәл узачак. Катнашучылар 2019 елда милли проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясаячаклар, чыгышлар һәм стенд композицияләре рәвешендәге уңышлы тәҗрибәләрне тәкъдир итәчәкләр.

«Татарстан милли проектларны гамәлгә ашыру эшенә актив кушылды. 2019 елда республикага 26,7 млрд. сум бүлеп бирелде, шул исәптән 19 млрд.сум федераль бюджеттан һәм 7,7 млрд. сум республика бюджетыннан. Без хезмәттәшләребез белән уңышлы кейслар белән уртаклашырга, шулай ук аларның тәҗрибәсен үзләштерергә шат булачакбыз. Алда зур эш - милли проектлар соңгы 30 елда иң зур дәүләт программасы булып тора», - дип билгеләп үтте Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев.

2021 елда «Милли үсеш» форумын Түбән Новгород өлкәсендә үткәрү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International