ТР Икътисад министрлыгы тагын да күбрәк автомобильләрне метанга күчерәчәк

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Гамәлдәге «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасын гамәлгә ашыруга 2019 елда өстәмә 6,2 млн сум акча бүлеп бирелде.

Быел моңарчы бүлеп бирелгән субсидияләр күләме 30 млн. сум тәшкил итте. Бу табигый газда эшләү өчен Татарстанлыларның 1 меңнән артык транспорт берәмлеген, шулай ук республиканың бюджет һәм коммерция оешмаларын яңадан җиһазландырырга мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге программаны гамәлгә ашыру кысаларында республика халкының, шулай ук юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрның үз транспортларын газ-мотор ягулыгына (метан) күчерүгә 30% ка кадәр ташлама алу мөмкинлеге бар. ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге күчерүне гамәлгә ашырган яңадан җиһазландыру пунктына тиешле сумманы (алынмаган керемне) компенсацияли.

2016 елда «Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» программасы эшли башлаганнан бирле метанга күчерелгән 3493 берәмлек техника субсидияләнгән, шуларның 1646 сы физик затларныкы, 1847 се исә юридик затларга ия.

«Автомобильләрне табигый газга күчерү, һичшиксез, ягулыкка чыгымнарны шактый экономияләргә ярдәм итә. Әмма икътисадый файдадан тыш, бу әйләнә-тирә мохит өчен шактый уңай нәтиҗә булып тора. Метан кулланганда, транспорт өчен ягулык сыйфатында углекислоталы газ чыгару күпкә түбәнрәк, ә каты корым кисәкчәләре бүленеп чыгарылмый диярлек. Бу без сулый торган һавага зур йогынты ясый», - дип билгеләде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

2019 елда, өстәмә бүлеп бирелгән акчаларны исәпкә алып, субсидияләрнең гомуми күләме 36,2 млн сум тәшкил итәчәк. Агымдагы елда яңадан җиһазлау пунктлары 1045 машинага хезмәт күрсәткән инде: 604е – шәхси транспорт, 441е – юридик затларныкы. Исәпкә шәхси эшмәкәрләр һәм дәүләт оешмаларының транспорт чаралары да алынды. Программа кысаларында автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү һәм яңадан җиһазландыруның аккредитацияләнгән пунктлары 2019 елның 20 декабренә кадәр алынмаган керемгә компенсация алу өчен гариза бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International