2019 елда "Социаль эшкуар" конкурсында "Балаларга нейропсихологик ярдәм күрсәтү хезмәте" проектын булдырган "Казаныш" Гаилә мәгариф үзәге" һәм "Әни белән бергә" гаилә иҗаты студиясен тәкъдир итүче шәхси эшмәкәр Мария Калашникова җиңүче булып танылдылар.
Конкурс "Безнең киләчәк" региональ социаль программалар Фонды тарафыннан үткәрелде, ул 2018 елдан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белән хезмәттәшлек итә. Җиңүчеләр проектларны үстерүгә процентсыз кредитлар алдылар.
«Социаль эшкуар» конкурсы-процентсыз займнар рәвешендә финанс ярдәме алучы проектларны сайлап алу буенча төп механизм. Гаризалар шәхси эшмәкәрләрдән, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмалардан, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан ел дәвамында онлайн режимында кабул ителә. Конкурска елга ике тапкыр йомгак ясала. 2019 елда конкурс нәтиҗәләре буенча Россиянең 13 регионыннан барлыгы 32,5 млн сумлык 14 проектка процентсыз кредитлар бирелде. 2019 елда барлыгы 63,5 млн сумлык займнар хупланды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы социаль өлкәдә үз эшен үстерүче оешмаларга һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтә. Барыннан да элек, бу-мәгълүмати, консультацион һәм белем бирү ярдәме.
Шулай ук Татарстанның социаль эшкуарларына, кече һәм урта бизнесның башка вәкилләре кебек үк, бүген кредитлар буенча процентларны түләү чыгымнарын тулысынча каплауга, Татарстан Республикасы Гарантия фонды әкаваплылыкчылыгы астында финанс ярдәме алуга, Төбәк лизинг ширкәтеннән җиһазлар һәм транспорт чаралары сатып алуга ташламалы программаларга субсидияләр бирелә. Моннан тыш, продукцияне сертификацияләү һәм күргәзмәләрдә катнашуны тулысынча яки өлешчә финанслау мөмкин.
Агымдагы елның июнь аенда әлеге категория эшмәкәрләр өчен махсус рәвештә махсус киметелгән ставка буенча «Cоциаль эшмәкәр» исемле ташламалы микрофинанслау программасы эшли башлады.
Татарстанның социаль бизнесына ярдәм итүнең барлык чаралары турында тулырак мәгълүматны Петербург ур., 28, каб. 23 адресы буенча Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Социаль өлкә инновацияләре үзәгендә алырга мөмкин. Тел. +7(843) 222-90-60 (211, 212 кушып)