Уфада эшлекле хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында Татарстан һәм Башкортстан эшмәкәрләре фикер алышты

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Ике республика эшкуарларының Бизнес-очрашуы 2019 елның 28-30 ноябрендә Башкортостан Республикасында Татарстан Республикасы эшкуарлары көнен уздыру кысаларында узды. Чараны Татарстан Икътисад министрлыгы һәм аңа караган республика Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды оештырды.

Чараның катнашучылары булган алдынгы төбәк бизнесменнары (Һәр республикадан 40ар вәкил) күрше регионнарның үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Бәйсез директорлар ассоциациясе (Мәскәү шәһәре) белән берлектә оештырылган чараның программасы үз эченә бизнес-күнекмәләрне үстерү буенча белем бирү өлешен һәм «Консультатив совет» эшлекле уенын үткәрүне ала. Эшмәкәрләр потенциаль эшлекле партнерлар белән берлектә бизнес-мәсьәләрне чиштеләр. Җиңүчеләр командасы «Бәйсез директорлар ассоциациясе» ннән укыту программаларына һәрберсе 95 мең сумлык булган сигез сертификат алды. Тагын биш өстәмә сертификат уенның иң актив катнашучылары алды. Сертификатлар Бәйсез директорлар ассоциациясендә укыту программаларының берсен үтәргә мөмкинлек бирә: «Директорлар советы. Практика», «Бәйсез директор» яки «Директорлар советы буларак, бизнес драйверы».

Шулай ук чара кысаларында эшлекле иртәнге аш узды, анда Татарстан җитештерүчеләре Башкортстанның сәүдә челтәрләре вәкилләре белән күрше республикада үз продукцияләрен дистрибуцияләү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International