Казанлы автокомпонентлар җитештерүче «коммерцияләштерү» программасы буенча бизнес үсешенә 20 млн сум акча алды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Хитон-Пласт 2» ширкәте Инновацияләргә ярдәм итү фондының «Коммерцияләштерү» программасы җиңүчеләренең берсе булды. Автокомпонентлар җитештерүче Алабугада «УАЗ», «АвтоВАЗ» һәм «Соллерс» заводлары өчен нечкә габаритлы эре пластик эшләнмәләр импортын алыштыру проектын гамәлгә ашыруга 20 млн сум акча алачак.

«Хитон Пласт 2» оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Иннокам» Ассоциациясе тарафыннан уздырыла торган КУЭ субъектларын «үстерү» чараларында катнаша. Шәхси үсеш картасын гамәлгә ашыру кысаларында ширкәт «коммерцияләштерү» программасын сайлап алу конкурсының тугызынчы чиратында катнашты һәм җиңүчеләр арасына керде. Гаризаны формалаштыру барышында консультацияләр үткәрелде, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Иннокам» Ассоциациясенең ярдәм хатлары, шулай ук «үстерү» чараларында предприятиеләрнең катнашуын раслаучы документлар әзерләнде. Әлеге адымнар Инновацияләргә ярдәм фонды экспертизасында өстәмә өстенлек бирә.

«Хитон Пласт 2» ширкәтенең дәүләт ярдәме алган проекты автомобиль сәнәгате өчен нечкә габаритлы эре пластик эшләнмәләрне импортлауны алмаштыруга юнәлдерелгән. Җитештерүче «УАЗ», «Фонд Соллерс Елабуга»  һәм «АвтоВАЗ» өчен автокомпонентлар җитештерү номенклатурасын киңәйтергә планлаштыра. Инновация өлеше исә локаль термопластик композицияләр өчен стабилизацияләнгән модификатор кулланудан гыйбарәт.

Шуны искәртик: республикада «үстерү» буенча Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе тарафыннан булдырылган программаны гамәлгә ашыру Татарстан Икътисад министрлыгы җитәкчелегендә уза. Программа республиканың кече һәм урта бизнесына мәгълүмати, консультацион, финанс, мөлкәти ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чаралар комплексын үз эченә ала. «Иннокам» Ассоциациясе Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «үстерү» чараларын гамәлгә ашыру һәм гаризалар кабул итү буенча Компетенцияләрнең төбәк үзәге (КТҮ) итеп билгеләнде. 2019 елда Региональ квалификация комиссиясе тарафыннан 20 ширкәт сайлап алынды, аларның һәркайсына КТҮ төзегән үсешнең индивидуаль карталары кысаларында ярдәм күрсәтеләчәк.

«"Үстерү" буенча КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшләнгән чаралар программасы ширкәтләрнең конкурентлылыгын арттыру максатында тормышка ашырыла һәм катнашучыларга яңа бизнес-юнәлешләр перспективаларын ачарга, җитештерүнең технологик процессларын камилләштерергә ярдәм итә. «Үстерү» программасының катнашучылары исә потенциаллары, дәүләт ярдәменнән файдаланган очракта, тулаем ил икътисадын стимуллаштырырга сәләтле ширкәтләр», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

«Үстерү» программасы, таләпләр турында тулырак мәгълүмат, катнашу өчен гариза формасы һәм элемтә өчен мәгълүмат www.innokam.ru/growing сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International