Татарстан илкүләм проектларга бюджетны үзләштерү буенча лидерлар рәтендә

2019 елның 29 ноябре, җомга

Татарстан илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен акча үзләштерү буенча Россия төбәкләре өчлегенә керде. Бу 8 ноябрь торышына операторлары Федераль казначейство һәм Финанслар министрлыгы булган «Электрон бюджет» системасының ачык мәгълүматларына таянып ясалган нәтиҗә. РБК үз мәкаләсендә әлеге мәгълүматларга сылтама ясый.

Татарстанда планлаштырылган бюджетның 72,8% үзләштерелгән, ягъни 18,4 млрд. сум. Үзләштерүнең югары күрсәткечләре шулай ук Чечняда (77,4% үзләштерелгән - 12,8 млрд.сум) һәм Адыгеяда (75,5 % - 2,9 млрд. сум) күзәтелә.

«Бу нәтиҗә - республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан командасы алып барган зур эшнең күрсәткече. Бүген республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми суммасы 14,8 млрд. сум булган 565 дәүләт контракты төзелгән, ягъни агымдагы елга планлаштырылган барлык контрактларның 100% ы, - дип билгеләп үтте икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Күпчелек акча инфраструктура һәм социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруга юнәлтелә. Илкүләм проектларның төп максаты-гражданнарыбыз тормышын яхшырак, уңайлырак һәм куркынычсыз итү».

Фәрит Габделганиев билгеләп үткәнчә, әле күп нәрсәне гамәлгә ашырырга кирәк, әмма эш план буенча бара һәм барысы да вакытында эшләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган милли проектларны гамәлгә ашыруга кушылды.

Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2019 елда 26 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 19 млрд.сум һәм республика бюджетыннан 7,6 млрд. сум.

Акчалар 341 объектны төзү һәм реконструкцияләү, 385 объект өчен җиһазлар сатып алу һәм матди-техник базаны яхшырту, адреслы ярдәм, социаль түләүләр бирү, укыту һәм башка чараларга тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International