Казанда Бөтенроссия яшьләр икътисадый конгрессы узды, аның кысаларында «Россиянең яшь эшкуары-2019»гомумфедераль конкурсында җиңүчеләр билгеләнде. Чараны оештыручылар-Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча республиканың биш эшкуары үз номинацияләрендә Россиядә иң яхшылары дип табылды.
Конкурс сигез номинация буенча үткәрелде: «Җитештерү», «Интернет-эшкуарлык», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Инновацион эшкуарлык», «Сәүдә», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе». Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге эшкуарлар катнашты.
Татарстан халкы берьюлы дүрт номинациядә җиңү яулады. «Социаль эшкуарлык» номинациясенең төп призы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Добрые истории» пансионатлар челтәренә нигез салучы Альбина һәм Алексей Сергеевларга бирелде. Алар шулай ук «Россиянең яшь эш бирүчесе» махсус номинациясендә дә иң яхшылары итеп билгеләнделәр.
Эшкуар Филипп Зарубин «Хезмәтләр өлкәсе» номинациясендә «Федераль юридик хезмәт» проекты өчен икенче, «Смотри и Пой» кино-караоке кафе челтәренә нигез салучы Илнур Насыйбуллин өченче урынны алды. «Халыкара эшмәкәрлек» дигән тагын бер махсус номинациядә «Три Кроватки» балалар җиһазларын җитештерүче ширкәт җитәкчесе Никита Беликов иң яхшысы дип табылды.
Исегезгә төшерәбез, «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы инде берничә ел бөтен ил буенча ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла. Быел әлеге чараның финалына һәм иң яхшы катнашучыларны бүләкләү тантанасына бөтен илдән 400гә якын эшкуар килде.