Татарстанда хатын – кыз эшкуарлар өчен микрозаймнар елына 6,5% лы махсус ставка буенча бирелә

2019 елның 22 ноябре, җомга

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды «Вита» стоматология клиникасының финанс ярдәме алуга гаризасын канәгатьләндерде һәм елына 6,5% лы махсус киметелгән ставка буенча ташламалы микрозайм бирде. Ширкәтне гамәлгә куючы булып хатын-кыз-эшмәкәр тора. Акча 3 елга залог йөкләмәләрен бирү өчен тапшырылган.

Клиниканы гамәлгә куючы Гөлнара Гафурова сүзләренә караганда, күрсәтелгән ярдәм бизнесны киңәйтергә генә түгел, ә хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсенә чыгарга да мөмкинлек бирәчәк. Күптән түгел эшмәкәр икенче клиниканы ачты. Алынган акчалар махсус җиһазлар сатып алу хисабына клиник базаны камилләштерүгә тотылачак.

Исегезгә төшерәбез, Стандарт ташламалы микрозайм 7,5% ставкасы буенча бирелә. Залог мөлкәте булган очракта, хатын-кыз-эшкуарлары төзегән кече һәм урта бизнес ширкәтләре ставканың кимүенә исәп тота ала. Шул ук вакытта җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең устав капиталында яисә хуҗалык ширкәтенең склад капиталында гүзәл затларның өлеше 50% тан да ким булмаска яки акционерлык җәмгыятенең тавыш бирә торган акцияләр өлеше 50% тан да ким булмаска тиеш. РФ Икътисадый үсеш министрлыгының 2019 елның 14 мартындагы 125 номерлы боерыгы һәм ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Микрозаймнар бирү кагыйдәләре нигезендә, мондый ширкәтләр заемщикларның махсус категориясенә кертелергә һәм Россия Банкының төп ставкасы дәрәҗәсенә кадәр киметелгән ставка буенча ташламалы микрофинанслауга дәгъва итәргә мөмкин. Бүгенге көндә бу ставка еллык 6,5% ка тиң.

Шуның белән бергә, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды «Экспортер» һәм «Социаль эшмәкәр» микрофинанслау программаларын гамәлгә ашыра, аның буенча процент ставкасы 5% дәрәҗәсендә билгеләнгән.

Ташламалы микрофинанслау программасына Татарстан эшмәкәрләрендәге ихтыяҗ аеруча зур – агымдагы елның 10 аенда Фонд КУЭширкәтләренә 716 млн. сумлык 304 микрозайм биргән, ә узган елның шул ук чорында исә 201 млн.сумлык 114 микрозайм. Микрозаймнарга ихтыяҗ артуны канәгатьләндерү өчен, агымдагы елда Татарстан бюджетыннан өстәмә рәвештә 62 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International