25 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты грантлары конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

2020 елның 1 мартыннан финансланырга дәгъва кылучы коммерцияле булмаган оешмалар үзләренең социаль һәм мәдәни проектларын тапшыра ала.

Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итү 2019 елның 25 ноябрендә Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатьтә төгәлләнәчәк.

Проектны әзерләгәндә «Социаль проектлау: идеядән алып Президент грантына кадәр» бушлай онлайн-курсын өйрәнергә тәкъдим ителә, ул кыска видео һәм гамәли биремнәр белән 10 дәрестән тора. Курсны сылтама буенча карарга була.

Конкурс документациясен, методик материалларны һәм катнашуның җентекле шартларын Президент грантлары фонды сайтының «Конкурслар» бүлегендә табарга була.

2019 елгы ике конкурс йомгаклары буенча Президент ярдәме белән 3772 проект бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International