Татарстан Россиянең милли максатларга ирешүне мониторинглау һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру концепциясе турында фикер алышу буенча стратегик сессия узган беренче төбәкләренең берсе булды. Сессияне РФ Хисап палатасы оештырды. Икътисад министрлыгыннан анда министр урынбасары Наталья Кондратова катнашты.
Республика Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган 13 милли проектта катнаша. Алар барысы да гражданнар тормышын яхшыртуга: халыкның реаль керемнәре үсеше, ярлылык дәрәҗәсен киметү, торак шартларын яхшырту, илнең технологик үсешен тизләтү, югары җитештерүчән экспорт юнәлешле сектор булдыруга юнәлтелгән.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдергәнчә, Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның ачыклыгын арттыру өчен тәкъдимнәр җыелачак онлайн-идеяләр банкын булдырырга кирәк.
Ул билгеләп үткәнчә, татарстанлылар арасында «Илкүләм проектлар. Фотоконтроль» дигән башка махсус проект бик популяр. Бүгенге көндә 4,5 меңнән артык фотоматериал алынган.
Искәртеп узабыз, моңа кадәр 2020 елда Татарстанда илкүләм проектлар буенча беренче бөтенроссия форумы узачагы билгеле булды. Чара федераль һәм төбәк хакимият органнарына бизнес һәм иҗтимагый оешмалар катнашында милли үсеш һәм милли проектларны гамәлгә ашыру максатларына ирешүдә бердәм алымнар формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.