Татарстанның тугыз вәкиле «Россиянең яшь эшкуары» Бөтенроссия конкурсында катнашачак

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«Россиянең яшь эшкуары-2019» Бөтенроссия конкурсының финалы 22 ноябрьдә Татарстанда узачак. Бүләкләү тантанасына бөтен илдән 400гә якын эшмәкәр килер дип көтелә. Узган атна ахырында ТР Эшкуар йортында конкурсның төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Ул сигез номинация буенча үткәрелде: «Җитештерү», «Интернет-эшмәкәрлек», «Авыл хуҗалыгы эшкуарлыгы», «Франчайзинг», «Социаль эшкуарлык», «Инновацион эшмәкәрлек», «Сәүдә», «Хезмәт күрсәтү өлкәсе». Анда 14 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге Татарстан эшмәкәрләре катнаша алды.

Быел «Россиянең яшь эшкуары» конкурсында Татарстаннан рекордлы санда кандидатлар катнашты. 300 эшмәкәр үз гаризаларын биргән, аларның күбесе «Хезмәт күрсәтү өлкәсе» номинациясендә көч сынашкан. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча үз номинацияләрендә Татарстанның тугыз кешесе җиңүче булды:

Илназ Гайделшин – процессуаль документларны судларга җибәрү процессын автоматлаштыру проекты өчен;

Раил Шәймәрданов – чит илгә Татарстан фермерларының авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча интернет-мәйданчык булдырганы өчен;

Дарья Канануха – «Блогерлар мәктәбе» проектының франчайзинг челтәрен үстерү өчен;

Альбина һәм Алексей Сергеевлар – өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Добрые истории» пансионатлар челтәрен ачу өчен;

Фәнис Гарәфиев – Казанда һәм Арчада фасад һәм түбә ябу эшләре өчен материаллар җитештерүне оештырган өчен;

Артем Кожемякин – җитештерелә торган продукциянең үзкыйммәтен төгәл исәпләү өчен программа тәэмин ителешен эшләгән өчен;

Никита Беликов – балалар җиһазлары җитештерү проекты өчен;

Павел Шмонов – көнкүреш хезмәтләре онлайн-платформасын булдыру проекты өчен.

Моннан тыш, Татарстанда махсус номинация булдырылган, анда Булат Җамалиев «Цифрлы авыл» проекты белән җиңүче булып танылды. Эшмәкәр цифрлы экосистеманы булдырган, ул авылда электрон коммерция платформасын һәм сатучылардан башка инновацион авыл кибетләрен үз эченә ала.

Исегезгә төшерәбез, «Россиянең яшь эшкуары» конкурсы инде берничә ел бөтен ил буенча ике этапта – төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла. Конкурсны оештыручылар-Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм «Россия яшьләр эшкуарлыгына ярдәм үзәге» ФДБУсы.

Республикада конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аңа караган Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International