Татарстанның бердәм кредит бирү үзәге АСИның иң яхшы практикалары Бөтенроссия конкурсында югары иҗтимагый бәя алды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Татарстанның бердәм кредит бирү үзәге стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан оештырылган Регионнарның иң яхшы практикалары һәм инициативалары бөтенроссия конкурсының крауд-платформасында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү» номинациясендә ТОП-3кә керде. Тавыш бирүдә Россиянең теләсә кайсы кешесе катнаша ала. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе өчен 6258 тавыш бирелде.

Тавыш бирүгә РФнең 77 субъектыннан 380 практика тәкъдир ителде, анда 227 мең кеше катнашты. Бигрәк тә «Бизнеска ярдәм итү һәм экспортны үстерү» номинацияләре буенча практикалар актив бәяләнде – 36,5 мең тавыш һәм «Цифрлы үсеш» – 36,1 мең тавыш. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алынган тавышлар саны буенча лидер регионнар исемлегенә Татарстан Республикасы, шулай ук Краснодар крае, Түбән Новгород һәм Вологда өлкәләре, Белгород һәм Ярославль өлкәләре, Мәскәү, Башкортостан, Свердловск өлкәсе һәм Дагестан керде.

«Бердәм кредит бирү үзәге - ул компетенцияләр үзәге, аңа эшмәкәр бизнес-процессның бер өлешен делегацияли һәм түләүсез ярдәм ала. Үзәктә оптималь кредит продуктын сайларга, кирәкле документлар пакетын әзерләргә, банкка гариза язарга ярдәм итә алалар. Эшмәкәрләр өчен бу бизнесны үстерергә мөмкин булган вакытны экономияли, һәм финанс белеме булмау сәбәпле хаталар куркынычын юкка чыгара», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурсның киләсе этабына 80 практика узачак. Нәтиҗәләр 2020 елның 12-14 февралендә Сочида узачак Россия инвестицион форумында тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International