Тагын да күбрәк Татарстан эшкуарлары кредитлар буенча процентларны түләүгә 100% лы субсидия алачак. Агымдагы елда әлеге ярдәм чараларын алу өчен гаризалар кабул итү 29 ноябрьгә кадәр озайтылды.
Россия банклары тарафыннан бирелгән кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү программасы кысаларында бүгенге көндә Татарстанның 19 эшкуарына 51 млн. сумнан артык субсидия бүлеп бирү турында карар кабул ителде.
Исегезгә төшерәбез, яңа программа буенча эшмәкәрләргә кредитның "гәүдәсен" генә түләргә кирәк. Бер кешегә финанс ярдәменең иң чик күләме елына 10 млн. сум тәшкил итә. Агымдагы елда әлеге ярдәм чараларын алу өчен документлар кабул итү 15 ноябрьдә төгәлләнергә тиеш иде. Әмма эшмәкәрләр ягыннан таләп арту сәбәпле, ТР Икътисад министрлыгы әлеге ярдәм чарасын алуга дәгъва кылучылардан документлар кабул итүне 2019 елның 29 ноябренә кадәр озайтты.
«Субсидияләү программасы бизнесны үстерүгә акча кертүчеләр арасында зур ихтыяҗ күрсәтте. Без 600 дән артык консультация мөрәҗәгате алдык, әмма барлык эшкуарлар да заявка бирү өчен кирәкле документларны әзерләргә өлгермәделәр. Моннан тыш, кемдер программа турында күптән түгел генә белгән. Эшкуарларның күбесенә ярдәм итү өчен, әлеге ярдәм чарасын алуга гаризалар кабул итү вакытын ноябрь ахырына кадәр озайту турында карар кабул ителде», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Гаризаны тикшерү өчен шартлар элеккечә калды: эшмәкәрләргә 2017 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле ясалган һәм документаль расланган чыгымнар каплана. Шул ук вакытта кредит буенча процент ставкасы Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан исәпләнгән уртача алган процент ставкасыннан артмаска тиеш, соңгы 3 елда ул 14,13% тәшкил итә.
Гаризаны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55нче йорт, 521 кабинет. Консультация өчен телефон: 236-29-96.