WILDBERRIES һәм OZON эре онлайн-гипермаркетлары җитәкчеләренең бизнес-бергәлек белән интерактив очрашуы ТР Икътисад министрлыгы инициативасы белән Казанда Эшмәкәрләр йортында узды. E - commerce операторлары онлайн-сату каналларын үстерү тәҗрибәсе һәм үз мәйданнарында җирле җитештерүчеләрнең продукциясен һәм товарларын урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
«E-commerce базары Татарстанда дөнья трендын кабатлый һәм үсә бара. Без республиканы Россиядә иң эре онлайн-ритейлерлар өчен кызыклы итү һәм җирле җитештерүчеләргә сату каналларына чыгу аша дистрибуция чыгымнарын киметү мөмкинлеген тәэмин итү өчен актив эш алып барабыз. Цифрлы мохит анда катнашучылар өчен уңайлы булырга һәм төзелә торган барлык алыш-бирешләрнең максималь ачыклыгын гарантияләргә тиеш», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Министр АКИТ, Яндекс.Маркет, Росстат, Татарстанстат һәм башка мәгълүмати-аналитик системаларның мәгълүматларына нигезләнеп хәбәр иткәнчә, Татарстанда интернет-сәүдә базары ел саен арта бара. Шулай итеп, 2016 елда ул 17,5 млрд. сум, 2017 һәм 2018 елларда 29 һәм 45,3 млрд. сум тәшкил итте. 2019 елдан 2022 елга кадәр үсеш 56,3 млрд. сумнан 105,1 млрд. сумга кадәр фаразлана.
Шул ук вакытта, барлык шул ук системалар мәгълүматларына караганда, республиканың электрон коммерция базарындагы өлеше Россия Федерациясенең башка регионнарыннан да тизрәк үсәр дип көтелә, моңа уңай инвестицион климат һәм бизнес алып бару шартлары, регионга инвестицияләр җәлеп итү, интернет үтеп керү дәрәҗәсе, хезмәтләр күрсәтү һәм сатып алу өлешләре белән интернет аша файдалану динамикасы ярдәм итәчәк.
Wildberries ширкәтенә нигез салучы Татьяна Бакальчук һәм Ozon ширкәтләр төркеменең генераль директоры Александр Шульгин ток-шоу форматында товарларны теркәү, урнаштыру, китереп бирү һәм кире кайтару шартлары, азык-төлек продуктлары белән сәүдә итү нечкәлекләре, төрү һәм сатып алучыларга җибәрүләрне брендлаштыру турында Татарстаннан потенциаль партнерлар сорауларына җавап бирделәр. Сорауларның аерым блогы җирле җитештерүчеләрнең онлайн-ритейлерларның логистик инфраструктурасын файдалануга финанс чыгымнары һәм республикада бүлү үзәкләре төзелгәннән соң Татарстанның кече һәм урта бизнес өчен мөмкин булган преференцияләр турында иде.
Wildberries генераль директоры Татьяна Бакальчук сүзләренә караганда, яңа бүлү үзәген ачу киләсе елда ук регионда 4 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга гына түгел, Идел буе федераль округы клиентларына интернет-кибеткә заказлар бирүне дә тизләтәчәк, шулай ук республиканың кече һәм урта бизнес белән хезмәттәшлекне ныгытачак. 2019 елның 9 аенда Wildberries ширкәте белән Татарстаннан инде 50 тәэмин итүче эшли, аларның әйләнеше, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 208% ка арткан (273,4 млн сумга кадәр).
Ozon генераль директоры Александр Шульгин мәгълүматларына караганда, республикада ширкәтнең сату күләме узган елга карата 110% ка арткан. Аның фикеренчә, нәкъ менә логистика инфраструктурасын үстерү базар үсеше өчен төп драйвер булып тора. Бүген төзелешенә старт бирелгән ширкәтнең яңа логистик хабы 7 млн товар сакларга һәм эшкәртергә, аларны республика халкына көнгә яки икенче көнгә, хәтта ерак торак пунктларга китерергә мөмкинлек бирәчәк.
Шуны да искәртик: OZON ширкәтләр төркеме 10,5 га мәйданда 38 мең квадрат метр мәйданлы логистик үзәк төзү буенча инвестицион проектны тормышка ашырырга планлаштыра. Онлайн-сәүдә операторының бүлү үзәге 2020 елның 3 нче кварталында ачылачак, проект 1 меңнән артык яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шул ук елны 100 мең квадрат метр мәйданлы тагын бер логистик хаб Яшел Үзән янында Wildberries ширкәте тарафыннан ачылачак. Проект инвестицияләре 5 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Проектны тормышка ашыруның социаль нәтиҗәсе 5 меңнән артык кешене эшкә урнаштыруда чагылыш табачак.
Моннан тыш, очрашуда катнашучылар электрон коммерциянең Татарстан икътисадына потенциаль йогынтысы һәм e-commerce үсеше өчен төп киртәләр турында фикер алыштылар. Кече һәм урта бизнес фикеренчә, төп тоткарлаучы фактор булып яңа продуктлар, брендинг һәм маркетинг булдыру өлкәсендә белем һәм күнекмәләр җитмәү тора. Сессиядән соң e-commerce ширкәтләре вәкилләре формаль булмаган шартларда консультацияләр үткәрделәр.