12 ноябрьдә Яшел Үзәндә социаль ярминкәнең 2019 елындагы муниципальара беренче этабы узачак. Бу - коммерциячел булмаган оешмаларның товарлары һәм хезмәтләре тәкъдир ителгән мәйданчык.
Җәмгыять, хакимият һәм бизнесның социаль партнерлыгын үстерүгә юнәлдерелгән чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Чара 10: 00 сәгатьтә башлана.
Социаль ярминкә Яшел Үзән районының мәдәният үзәгендә (Ленин ур., 46 йорт) узачак.
Элемтә өчен телефон: +7 927 439 43 31 (Наталья Панкратова)